Гөлнур Әхмәтҗанова: «Моннан ярты гасыр элек хезмәт юлымны башлаган мәктәбемдә булдым»
Яшьлек, нигә шулай сагындырасың икән?! Хыялларга бай булып, әле аларның барысы да алда булган вакыт булгангамы?.. Көч-куәт ташып торган вакыт булгангамы, әллә тәвәккәл, уен-көлке гел янәшә булып, киләчәкнең матур буласына ышанып артык борчылып яшәмәгәнгәме…
Түбән Биш мәктәбенең 145 еллыгына очрашуга чакыру алгач мин шундый хисләр кичереп, яшьлегем елларын уйладым. Моннан ярты гасыр элек хыялланып-канатланып, бер үк вакытта булдырып булырмы дип шикләнеп тә, күңелдән бисмилламны әйтеп, хезмәт юлымны башлаган мәктәп ул.
Гүя, якын итеп, үз иткән риясыз балалар тавышын ишетәм, сынарга тырышып караган югары сыйныф укучыларының карашларын тоям… 600 укучысы булган бу мәктәптә ул елны унынчы класслар дүртәү иде. Атнасына бер сәгать булган астрономия дәресенә мин атна буе әзерләнә идем.
Ул вакытта заманалар башка иде шул. Беренче чирек буе укучылар белән колхоз басуында чөгендер ала идек. Ә укытылмый калган дәресләрне ел буена һәр мөмкинлек булган саен өстиләр иде, һәрвакыт өстәмә дәрескә әзер булып торырга кирәк булды. Зарлануны белмәдек, басуда да эшләдек, укыттык та. Габдулла Тукай исемендәге премия алырдай укучылар укыткан-тәрбияләгән ул чор укытучылары белән 9 ел бергә эшләдек. Аларнын үз эшләренең осталары икәнен күрергә, аралашып яшәргә туры килде. Очрашуда аларны хөрмәтләп, бер минутлык тынлык белән искә алуга сөенеп утырдым. Зингаров абый дәресләрендә тапкыр, шаян сүз һәм тормыш мисаллары белән төшендерсә, Мәрвәрия апаның татар әдәбияты дәресләрендә «Тапшырылмаган хатлар"ын өйрәнгән дәресләреннән укучыларның күзләре яшьләнгән була иде, Рина Гатуповна завуч эталоны булгандыр ул.
Очрашуга килгән ветеран укытучылар Евдоким Фирсов, Фәрит Таймасов, Марс Мисбахов, Вәсилә ханым Зарипова, Венера ханым Захарова, Рафис Шәймәрдәнов, Гөлфияз ханым, заманында чибәрлеге белән барыбызны сокландырган Фәридә ханымнар белән күрешү-очрашу бик тә рәхәт булды. Әле Нина ханым Чатова, ул чордагы кызларыбыз Минсара, Ләлә, Әсбия, Алевтина, Рәйсә, шук-шаян Җәннәтне күрәсе бик тә килгән иде.
Укучыларым белән мине танучылар белән аралашу да күңелгә хуш килде. Зөлфия Басараева, Люся Ермолаева, Роза Петрова, Александра Иванова, Гөлсем Шәймәрдәнова, Рәсимә Асаева, Анастасия Шәймәрданова, Лариса Кузнецова, Зина Евсееваларны күрү матур истәлекләрне яңарттылар.
Кайчандыр шпилька туфлиләрдә җитез атлап йөргән коридорлардан инде аякларымны авыр атлап үттем, бик тә күрәсем килгән Батулла музеен да күрдем. Ә иң якыны безне үз балалары кебек якын иткән, аталарча безнең өчен кайгыртып, тормыш юлыбызны башлаганда терәк булган Иван Яковлевич белән Ольга апа Ивановлар истәлегенә оештырылган күргәзмә белән танышу булды.
Шөкер, без ачуда катнашкан мәктәп бинасы бүген дә үрнәк дәрәҗәсендә, төзек, чиста, заманча, зәвыклы итеп җиһазландырылган. Ә тагын да куандырганы — анда һөнәребезне дәвам итүче безнең укучыларыбызның Тәкыя, Зөлфия, Инзилә, Мария ханымнарның булуы. Барыгызга да сокланып, горурланып кайттым. Мәктәп коллективына, оештыручыларга, матди ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. (Өстәмә сүз: китапта фотогыз, язмагыз нигә юк, диючеләргә аңлатма — Анастасия ханым мөрәҗәгать иткәндә әле авыр кайгымнан айный алмаган идем).
Гөлнур Әхмәтҗанова.
Аксар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев