Гөлгенә Гәрәева: «Барысы өчен рәхмәтлемен сиңа, Әнием!»
«Әнием — күз нурым» акциясенә Югары Пәнәче авылы китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева кушыла.
Әнием алмагачлар чәчәк аткан, җылы май аенда Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында дөньяга аваз салган. Әбиемнең куанычы, шатлыгы, терәге була ул. Әбием аңа җырларда җырланган Хәмдия исеме бирсә дә, әниемнең балачагы, үсмер еллары бик җырдагыча бәхетле узмый шул. Әтисез бала тормышның бөтен авырлыгын татып үсә. Бәләкәй, суык, мунчасыз йортта үсә минем әнием. Әбием аны бик авырлыклар белән аякка бастыра.
Әнием дөньяның гаделсезлегенә үпкәләп түгел, киресенчә, дөньяның гүзәллеген күреп, кешеләргә мәрхәмәтле, кешелекле, намуслы, киң күңелле, сабыр булып ныгый. Аның Чистай шәһәренең педучилищесында белем алганда, тугыз тиенлек эремчеккә генә акча җиткереп укыганнарын сөйләгәндә күз яшьләрсез тыңлап булмый.
«Мин шулкадәр авырлыклар белән белем алдым, миңа ул шуның өчен шулай кадерле дә», — дип бүгенге көнгә чаклы балалар бакчасында бар җанын биреп хезмәт куя.
Әниемнең җылы куллары безне җылыта. Төнлә торып безнең өчен дога укулары, Ходайдан безгә бәхет, сәламәтлек сораулары безне кайгы-хәсрәтләрдән саклый.
Көзгегә карыйм да әниемнең чалымнарын үземдә күреп шатланам. Әнием безгә кечкенәдән Ходайга барысы өчен дә рәхмәтле булырга, чүп кенә әйбердән гүзәллек, тылсым күрергә, сабыр булырга өйрәтте.
Барысы өчен дә рәхмәтлемен сиңа, Әнием!
Гөлгенә Гәрәева.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев