Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гөлчирәнең гөмбәләре телеңне йотарлык

Түбән Лоҗы авылына сәяхәтем барышында шунысына игътибар иттем, биредә кунакчыл халыкның һәрберсе өстәлендә гөмбә ризык-ларына тап буласың. Нинди генә ризыклар әзерләмәгәннәр дә нинди генә гөмбәләр тозламаганнар! Әнә шундый осталарның берсе — Гөлчирә ханым Усманова.

Районның Югары Шепкә авылы кызы Түбән Лоҗыга килен булып төшкән. Әле балачак, яшүсмер елларында Пермьдә дә яшәргә туры килгән аңа. «Гөмбә җене» исә Гөлчирәгә әти-әнисеннән үк күчкән. Кече яшьтән ул гөмбә танырга өйрәнеп, өлкәннәр белән әлеге табигать нигъмәтен җыярга яраткан.

— 15 ел терлекчелектә ферма мөдире булып эшләдем, эштән арып кайтсам да, гөмбәгә барырга, аны эшкәртергә дисәләр, бу эшкә бик теләп алына идем элек-электән. Кайсы гөмбәне ничек эшкәртергә, алардан нинди ризык-лар әзерләргә булганы турында да бик күп укыйм. Яратам бу шөгыльне, — ди Гөлчирә Усманова.

Быел яңгырлар булмау сәбәпле гөмбә бик үсмәсә дә, Гөлчирә ханым үзе яраткан шөгыльдән аерылмаган. Инде өч литрлы 25 банка ак гөреҗдә, урта зурлыктагы 10 банкага рыжик маринадларга өлгергән.

«Туган-тумачага кунакка барганда, күрше-күләнемне сыйлаганда менә дигән күчтәнәч алар. Хәзер менә яңгырлар китте, гөмбәләр дә калкып чыгар, әле тагын җыеп әзерләрмен дип уйлыйм», — ди гөмбәче, елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев