Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гладиолусларны кайчан утыртырга?

Гладиолусны яратмаган кеше сирәктер ул. Күпләрегез инде гладиолус бүлбеләрен көн яктысына чыгарды, кабыкларыннан сак кына чистартып, кәгазь коробкага тигез итеп тезеп , җылы коры якты урынга урнаштырды.

Гладиолусларны 10-12 см тирәнлектә җир +8 +10 градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк.

Күп кенә бакчачылар аларны кышка сакларга куйганда, янәшәсенә сарымсак куеп калдыра икән. Болай итәргә өлгермәгән булсагыз борчылмагыз. Ул утыртыласы җиргә сарымсак төнәтмәсе (10 литр суга 40-50 гр изелгән сарымсак; бер тәүлек төнәтеп сөзеп аласыз) сибегез. Алай ирендерсә, гладиолус янына сарымсак утыртыгыз. Гладиолуслар янәшәсенә бәрхет чәчәге, настурция һәм календула да утыртыгыз. Утыртыр алдыннан бер-ике сәгать марганцовка эремәсендә тотыгыз. Бүлбеләре зуррак булган саен, тирәнрәк утыртыгыз.

Гладиолуслар күзне гел иркәләп чәчәк атып утырсын дисәгез, аларны 10-12 көн аралыгы белән төрле срокта утыртыгыз.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/gladioluslarnyi-kaychan-utyirtyirga

("Шәһри Казан")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев