Геройлар истәлегенә чәчәкләр салынды
Яшьләрне патриотик тәрбияләү эшчәнлегендә яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче хәрби-патриотик клублар һәм «Форпост» хәрәкәте мөһим роль уйный.
Ел дәвамында алар тарафыннан «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» төбәк проекты буенча күп төрле патриотик чаралар алып барыла.
Кичә 9 декабрьдә билгеләп үтелгән Ватан Геройлары көнендә дә «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе, «ФОРПОСТ» директоры, район ветераннар советы рәисе, активистлар, яшьармиячеләр һәм күп кенә мәктәп укучылары катнашында Җиңү Бульварындагы мәңгелек ут каршында Ватан Геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлеге чара яшьләргә Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечняда барган бәрелешләрдә, хәзер махсус хәрби операциядәгеләрнең батырларча көрәшен күз алдында гәүдәләндерергә мөмкинлек бирде.
"Без илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән һәм бирүче геройларыбыз истәлегенә мәңгелек ут каршына чәчәкләр салырга җыелдык. Безнең активист-мәктәп укучылары бу көнне битараф калмады һәм безнең белән бергә Ватан Геройларын искә алды",- ди ФОРПОСТ директоры Наталья Шахмаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев