Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Геройлар янәшәдә

Мирный бистәсе мәдәният йортында «Геройлар янәшәдә» дип аталган батырлык дәресе узды.

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына булган геноцид истәлегенә бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелде.

Мирный бистәсе мәдәният йортында әлеге тарихи дата уңаеннан батырлык дәресе узды. Чарага 5нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылды.

Укучыларга Бөек Ватан сугышы һәм сугыш чоры геройлары турында видеоролик күрсәтелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән бергә патриотик җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. Ватаныбыз имнлеген саклап махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган 5нче мәктәптә укыган Динар Гыйззәтуллинны, Бөек Ватан, шулай ук әфган, чечен сугышларында һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Балалар шулай ук Мирный бистәсе мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында да булдылар. Аннан укучылар солдатларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән хатлар яздылар, үз тормышлары бәрабәренә аларга укырга, тыныч яшәргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, аларның исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев