Геройлар безнең арада яши: Зәй егете - рядовой Сергей Бобров
Безнең арада иң авыр моментларда чын батырлык күрсәтүче кешеләр бар. Шундый геройларның берсе – якташыбыз, рядовой Сергей Иванович Бобров.
Ул 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан. Махсус хәрби операциядә ул үзен кыю, батыр сугышчы итеп күрсәткән.
2024 елның 25 июлендә составына рядовой Бобров кергән инженер-сапер ротасының инженер-сапер төркеменә эвакуация юлында булган шартламаган снарядны зарарсызландыру буенча хәрби бурыч бирелә. Саперлар төркеме, инструктаж узып, урынны карта буенча өйрәнеп һәм координаталар алып, үз алларына куелган бурычны үтәргә чыгалар.
Юлда саперлар группасы дошманның миномет уты астына эләгә. Рядовой Бобров тиз генә яшеренер урын табып, бөтен группаны шунда алып керә. Атышлар тәмамланганнан соң, саперлар төркеме хәрәкәт итүен дәвам итә. Урынга килеп җиткәч, Сергей Иванович шартламаган снарядны табып, бу турыда группага хәбәр итә. Бөтен яктан вазгыятьне бәяләп, снарядны урында ук юк итү турында карар кабул ителә, чөнки снарядны күчерү тормыш өчен куркыныч тудыра. Саперлар төркеме хәрби бурычны уңышлы үтәп, эвакуация юлын шартлаткыч җайланмалардан чистарта.
Рядовой Сергей Бобровның дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә саперлар төркеме хәрби заданиедән шәхси составны һәм техниканы югалтмыйча кайта.
Рядовой Бобров тарихы - ул сугыш турындагы хикәя генә түгел, ә чын геройларның безнең арада яшәвен дәлилли. Аларның кыюлыгы һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә әзерлеге илһамландыра һәм җиңү — ул туган якка юл икәнен искә төшерә!
Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев