Газлаштыру мәсьәләләре буенча сораулар кабул ителә
Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты газлаштыру өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендә чыккан 468нче карары белән расланган документка нигезләнеп түбәндәгеләрне хәбәр итә: Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан догазификация программасы үтәлеше буенча объектив мәгълүмат алу максатыннан әлеге темага кагылышлы проблемалы мәсьәләләр турында сораулар кабул итү оештырыла.
Әгәрдә догазификация программасы буенча чараларны үтәү сроклары, тәртибе һәм башка мәгълүматлар, шулай ук раслаучы документлар турында сораулар булса, әлеге электрон почта аша мөрәҗәгатьләрне юлларга мөмкин:
Dogaz.Kontrol@tatar.ru.
"Татар-информ" фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев