Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газетабызның өлкән хәбәрчеләре кунакта булды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Зәй-информ» редакциясендә үзенчәлекле очрашу үтте.

Редакция коллективы Татарстан журналистлар берлегенең җирле бүлеге белән берлектә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарының актив хәбәрчеләре булган өлкән буын зәйлеләрне чакырып, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәгә экскурсия оештырды, чәй өстәле артында җылы мөгәлләмәдә аралашу булды.

Актив хәбәрчеләр Фәния Әгъзамова, Клавдия Максимова, Миләүшә Хәйруллина, Миннерифкать Шәвәлиев, Михаил Исаичев һәм «Зәй офыклары» н компьютерда калыплау остасы Александра Гаффанова озак еллар дәвамында район басмаларының якын дуслары буларак билгеле авторлар. Алар газеталарны тугры укучылар да, үз фикерләре белән даими бүлешеп торучылар да.

«Иҗат осталыкларын район басма матбугатында каләм чарлап уртаклашучылар безнең өчен бик кадерле. Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов исеменнән сезгә зур рәхмәт сүзләрен, тирән ихтирамыбызны белдерәм. Сезнең акыллы киңәшләр, саллы фикерләр укучыларга, бигрәк тә һәр мәгълүматны сеңдерүче яшьләребезгә бик кирәк. Алга таба да актив хәбәрчеләр булып калуыгызны телибез, сәламәт булыгыз», — диде ТР Журналистлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феофанова.

Очрашу барышында үзәк китапханә хезмәткәрләре ветеран хәбәрчеләрне төрле бүлекләрдә китап укучылар өчен оештырыла торган акцияләр, проектлар белән таныштырдылар, җирле рәссамнар күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.

— Очрашу бик җанлы, кызыклы булды. Шәхсән үзем «Зәй офыклары» газетасын һәр хәрефенә кадәр укып барам. Район-шәһәрдәге яңалыклар белән газетаның социаль челтәрләрдә урнаштырылучы хәбәрләре аша танышам. Җае чыкканда үз фикерләрем белән дә уртаклашам. Алга таба газета битләрендә тарихи язмаларны күбрәк күрәсе килә. Иҗат коллективына уңышлар телим, — диде Клавдия Максимова.

— Мин «Зәй офыклары» газетасы белән инде «Дуслык байрагы» исеме астында нәшер ителә башлаган чорлардан дустанә мөнәсәбәттә. Газета каршында эшләүче «Зәй энҗеләре» дигән әдәби берләшмәгә Госман Мухамов чакырган иде. Шуннан бирле мин үземне мәкаләләр язып, шигырьләр иҗат итеп сынадым. Әлеге иҗатка якынлык һаман да дәвам итә. Газетаның алга таба да яшәвен, яңа иҗат мөмкинлекләренә ирешеп эшләвен телим", — дип үз фикерләре белән уртаклашты Миләүшә Хәйруллина да.

Соңыннан һәр хәбәрче ветеранга ТР Журналистлар берлегеннән татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев