Газетабызның якын дуслары — безнең укучылар
«Зәй офыклары» газетасы иҗат коллективы, нинди язмаларның укучылар күңеленә хуш килүен белешеп, анкета сораштырулары үткәргән иде. Без кайбер фикерләрне укучыларыбызга җиткерергә булдык. Һәм әлеге темалар буенча сездән тәкъдимнәр, язмалар көтеп калабыз.
Газетабыз битләрендәге хезмәт кешеләре турындагы язмалар — аеруча яратылып укыла торган темаларның берсе. Түбән Лоҗы авылында яшәүче Фәния апа Галимова да "Зәй офыклары"н кулга алуга, тырышлыклары белән билгеле райондашларыбыз турындагыларын эзләп укыйм, ди. Өстәвенә, аның улы — районның алдынгы механизатор-комбайнчысы Айдар Галимов та һәр уңыш җыю сезонында газета язмасы герое булмый калмый. Үзе дә хезмәт юлын сыер савуга багышлаган мөхтәрәм зат дүрт баласын да хезмәт сөючән итеп үстергән. Тормыш иптәше Габделхәй дә 53 ел дәвамында механизатор булып эшләгән. Кызганыч, аның гомере кырда эшләгәндә фаҗигале тәмамланган. Шулай да Галимовлар гаиләсендә механизаторлык һөнәренә хөрмәт зур.
— Бүген исә гомер иткән иремнең һөнәрен улым дәвам итүенә сөенеп яшим. Төп йортны ныгытып, бергә тату гомер итәбез, ана кеше өчен шуннан да олы бәхет юк, — ди Фәния Галимова.
Йорт-җирләре күркәм, нык аларның. Биредә, чыннан да, хезмәт сөючән кешеләр яшәгәнен аңлавы авыр түгел.
Быел Фәния апаның Түбән Лоҗы авылына килен булып төшүенә 64 ел тула. Тумышы белән Түбән Кама районының Ташлык авылыннан булган кыз Зәй районының шушы матур урынын икенче туган җире итеп гомер кичерә. Чөнки биредә аларның кызлары Нурфия, уллары Марат, Айрат, Айдар туган. Бүген ул — 7 оныкның һәм 5 оныкчыкның яраткан әбисе булып, төп йортта аларны җыйнап яшәүче мөхтәрәм зат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев