Газета уку файдага
2024 елның беренче яртысы өчен район газеталарына язылу кампаниясе төгәлләнә.
Миңа еш кына хәзерге цифрлы заманыбызда басма матбугатны электрон массакүләм мәгълүмат чаралары кысрыклап чыгарды, газета-журналлар оперативлыкта калыша дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Беркадәр дәрәҗәдә бу фикер дөрес тә, әмма басма матбугатның өстенлекләре күп булуын да онытырга ярамый. Без бүген нәкъ менә шулар турында сөйләшәбез.
Уку — ул вакытны юкка әрәм итү түгел, ә фикерләү дәрәҗәсен үстерү, хәтер, мантыйкны даими нормада тоту, картлык деменциясен профилактикалау. Даими һәм системалы уку сүз запасын киңәйтә, белемне арттыра, теге яки бу вакыйгага дөрес анализ ясау сәләтен яхшырта. Кеше берничә эшкә чәчелмичә, бер шөгыльгә игътибарын юнәлтеп, аңлы фикерләүгә өйрәнә. Бу исә һәртөрле эшчәнлек өчен мөһим. Күп укыган кеше грамоталы яза да, чөнки күз белән карап истә калдырылган сүз язылышы онытылмый. Сөйләм теле дә яхшыра, кеше үз фикерен төгәл, матур итеп әйтеп бирә ала. Моннан тыш, газета-китап уку күз күреме өчен дә электрон китапларга, планшет, смартфоннардан укуга карый куркынычсызрак.
Газета уку культурасы безнең илдә тирән тарихлы, ул совет чорында массакүләм характер алган, шуңа күрә укуга хирыслык безнең канда, дип әйтергә тулы җирлек бар. Хәзер безгә моны саклап калу бик мөһим.
Газетаны электрон массакүләм мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак тотып карарга, озак вакыт сакларга, битләрен кыштырдатып ачып рухи тынычлык алырга мөмкин. Басма матбугат документ буларак муниципаль, республика, федераль архивларда саклана. Көндәлек хуҗалык эшләрендә дә аны еш кулланалар (СССР чорында иске газетларны куллануның 25 ысулын билгеләгән булганнар). Газеталар экологик продукт та, аны макулатура буларак кабул итеп кабат эшкәртергә, кәгазьдән ясалучы башка әйберләр өчен кулланырга мөмкин.
Тагын бер бик мөһим факт, газеталарда кагыйдә буларак, тулысынча тикшерелгән мәгълүмат кына кулланыла, анда рәсми чыганакларга гына таяну кабул ителгән. Мәсәлән, газетада басылган мәкаләне кабат килеп төзәтеп булмый, шуңа да мәкаләне язучы хезмәткәргә зур җаваплылык йөкләнә.
Билгеле булганча, дөнья күләмендә чит илләрдә басма матбугатны бары бай кешеләр генә укый ала, чөнки кәгазь кыйммәт булу сәбәпле газеталарга бәяләр шактый зур. Шул сәбәпле, чит илләрдә газета уку культурасы элиталы санала. Ә безнең илдә һәркем газета яздырып укырга мөмкин, димәк бездә бар халык та элиталы, дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
Әмма «Тик-ток» эпохасында кешеләр укып тормыйча, кыска видеороликлар карап чикләнергә күнегеп бара. Ә моның исә баш мие эшләвен ялкауландыру ихтималы зур, чөнки уйлап тормыйча гына әзер кадрлар карыйсың, тавыш ишетәсең. Баш мие укыгандагы кебек фикер туплап тормый, нәрсә бар — шуны кабул итә. Шуңа да һәркемне газеталар укудан читләшмәскә өндибез.
Ел азагына кадәр санаулы көннәр калып бара. 2024 елның беренче яртысы өчен район газеталарына язылып калырга ашыгыгыз!
Редакциягә килеп язылучылар өчен ул — 550 сум. Ә аерым оешма, аерым адреска илтеп тапшырту өчен әлеге бәядән кимендә 10 газета яздырту сорала. Почта аша язылу 906 сум 42 тиен. Язылыгыз, укыгыз, район, республика вакыйгаларыннан һәрвакыт хәбәрдар булып торыгыз!
Александр Исаков, «ТАТМЕДИА» АҖнең «Зәй-информ» филиалы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев