Газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу өчен субсидия бирелә
ТР Министрлар Кабинетының 231нче (11.03.2023 ) карары нигезендә республика территориясендә яшәүче гражданнарга йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидия бирелә.
Субсидия йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу белән бәйле чыгымнар күләмендә бирелә, әмма ул сумма бер йорт хуҗалыгына 100 000 сумнан артмаска тиеш.
Субсидиягә түбәндәге категория гражданнарга каралган:
- Бөек Ватан сугышы ветераннарына;
- сугыш хәрәкәтләре ветераннарына;
- һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзаларына;
- I һәм II төркем инвалидларга;
- инвалид баласы булган гаиләләргә;
- 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә;
- җан башына уртача кереме 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә;
- Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье, Херсон өлкәләре һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, хәрби хезмәткәрләргә (шул исәптән Россия Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар, Татарстанда оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтәүче гражданнар);
- Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүчеләргә;
- махсус хәрби операциядә катнашу максатыннан Россия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзегән гражданнарга;
- махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Эчке эшләр министрлыгы (эчке эшләр органнары), Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренә.
Субсидия гражданнарга 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә газ үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешү булу шарты белән бирелә.
Субсидия бер йортка бер генә тапкыр бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев