Газ җиһазларын белгечләрдән тикшертү кирәк
Зәй районында газ җиһазларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш системалы алып барыла, әмма проблемалы нокталар әле кала.
Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Разиф Кәримов сөрем газы белән агулануны булдырмау чараларын көчәйтү бурычын куйды. Бу карар Татарстан Республикасы муниципалитетларында салкын сезонда аеруча ешайган фаҗигале хәлләрдән соң кабул ителде. Иң зур резонанслы вакыйга Югары Осланда булды, анда сөрем газыннан дүрт кешедән торган гаилә һәлак булды: ун яшьлек ике бала, аларның әтиләре һәм әбиләре.
Бу фаҗига газ кулланганда куркынычсызлыкны контрольдә тотуны һәм газ җиһазларының көйле эшләвен даими күзәтеп торуның мөһимлеген тагын бер кат искәртте. Аны гарантияләүнең бердәнбер ысулы - газ җиһазларына даими техник хезмәт күрсәтү (закон буенча, ким дигәндә елына бер тапкыр). Мондый тикшерүләрнең максаты - формальлек түгел, ә куркынычсызлыкны реаль тәэмин итү: потенциаль җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны бәла-казага китергәнче бетерү.
Зәй районында газ хезмәте зур эш алып бара, ләкин газ хезмәте белгечләре еш кына йортларга, фатирларга җиһазларны тикшерү өчен керә алмый, хуҗалар моңа рөхсәт бирми. Зәй районы газ хезмәте җитәкчесе Радик Гыймаев әйтүенчә, техник хезмәт күрсәтү ике-өч ел үткәрелмәгән йортлар да бар.
"Кешеләр куркыныч янавын тулысынча аңламый. Бу алар өчен генә түгел, күршеләре өчен дә куркыныч”, - ди Радик Гыймаев.
Закон буенча тикшерү ел саен үткәрелергә тиеш. Белгечләр газ чыгу урыннарын ачыклау белән беррәттән, горелкаларны да чистарта, вентиляциянең тартуын тикшерә, кешеләргә төрле ситуацияләр буенча аңлатма бирә, инструкция үткәрә. Бу процедурадан баш тарту катгый чараларга китерә, штраф салынырга яки газны мәҗбүри сүндеререргә мөмкиннәр.
“Статистика күрсәткәнчә, бу тормыш өчен турыдан-туры куркыныч. Инде хәзер үк мастерларны кертмәүчеләргә хатлар әзерләнә, бу гамәлнең дә нәтиҗәсе булмаса фатир, йортларны газдан аеру каралырга мөмкин. Проблеманы хәл итү өчен авыл җирлекләре белгечләре, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак иҗтимагый үзидарәләре белән берлектә актив аңлату эшләре алып барыла”, - дип ассызыклый газ хезмәте җитәкчесе.
Газдан файдаланганда мөһим кагыйдәләрне үтәргә кирәк: җиһазларны беркайчан да мөстәкыйль ремонтламаска, вентиляцияне күзәтергә, искергән приборларны вакытында алыштырырга һәм елга бер тапкыр өйгә белгечне кертергә кирәк. Газ исе чыкканда, кичекмәстән 04 яки 104 номерларына шалтыратырга кирәк.
"Газ — уңайлы, ләкин дөрес кулланганда гына, — ди Радик Гыймаев. - Без барысын да аңлы булырга чакырабыз. Яшәми торган йортларда, фатирларда газны сүндерү яхшырак. Куркынычсызлык-безнең уртак бурычыбыз, һәм монда ваемсызлык ярамый".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев