Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гармун моңнары тынмасын дип яшиләр

Зәйдә узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленә иңнәренә гармун, баяннарын тагып 32 музыкант килде.

Әйтергә кирәк, күпчелеге һәвәскәрләр, араларында музыкаль белеме булганнары да бар. Татар халкының иң яраткан уен коралында уйнаучыларны берләштергән фестивальне моннан 30 еллап элек районыбызның танылган гармунчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин оештырып җибәргән булган. Фестиваль быел да аның истәлегенә багышланды. Ә аның апасы Гөлфирә ханым Гатиятуллина бәйрәмнең кадерле кунагы иде. 

Нургаяз Шәйдуллин фестивальгә Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылыннан килгән. «Орфей» дип аталган баянын моннан 30 ел элек 300 сумга сатып алган булган. Уйнарга үзлектән яшь ук чагында өйрәнгән. 13 яшьлек оныгы Кәримне дә баянда уйнарга  өйрәткән. 
"Халыкның күңелен күтәрер өчен килдек", - дип уртаклашты алар. 

Нургали абый Мөхетдинов та Түбән Чаллы авылыннан килгән. Ул да музыка коралында кечкенәдән уйнарга өйрәнгән. Әнисе Миңнегөл Мортаза кызы бик матур җырлый торган булган. 

"Шул моңнар миңа да сеңеп калган. Һөнәрем иҗат өлкәсеннән бик ерак, гомерем буе йөртүче, электромонтер булып  эшләдем. Олыгайгач күңелем үзеннән-үзе гармунда уйнарга талпына башлады. Өч ел элек 25 мең сумга "Тульский" баян сатып алдым да, хәзер буш вакыт булган саен уйныйм", - дип уртаклашты ул.

 Казан, Түбән Камада узган гармунчылар бәйгеләрендә дә катнашып килә ул. Ә Нургали абыйның иң зур теләге – оныкларын да гармунда уйнарга өйрәтеп калдыру. Шуңа да ул 5 оныгына төрле уен кораллары алып биргән. 

"Уйнагыз, гармуннар!" фестивале Ринат Фәрдиев исемендәге паркта узды. Сәхнәдән тыш, гармун моңнары һәр яктан агылды. Гармунчылар бу көнне үзләре генә аңлаган “гармун телендә” аралашты сыман тоелды миңа. Алар сөйләшмичә генә, бер-берсе уйнаган көйләргә кушылып йә дуэт, хәтта трио булып та уйнадылар. Мисалга, Зәйдән Фикрәт Сафин, Югары Мәлемнән Нургали Әхмәтҗанов һәм Карман авылыннан Мөдәррис Саматов. Барысы да кечкенә чактан ук гармунда уйнап үскәннәр. Нургали Әхмәтҗанов авыл клубында аккомпаниатор булып эшли. Барысы да гармун - кешенең гомер юлдашы, дигән сүз белән килешәләр. Әле өстәп гармун кешене яшәтә, дип тә өстәделәр. Тормышларындагы шатлыклы, сагышлы мизгелләрдә алар кулларына гармун алып юана.  

Сарсаз-Баграж авылыннан Алексей Герасимов 45 ел гармунда уйный. Әтисе Петр Филиппович та оста гармунчы булган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесында белем алган. Мәктәптә физика, математика, музыка фәннәрен укыткан. Алексей Петрович белдерүенчә, гармунны яхшылап саклап тотсаң, гомер буенча җитә һәм анда көн саен уйнарга кирәк, ди ул. Бәйгегә ул оныгы Марсель Шәймөхәммәтов белән килгән иде. Марсель Чаллының музыка мәктәпләренең берсендә белем ала. Рус, татар, керәшен җырларын уйнарга өйрәнә. 

Хәтфир Җиһаншинның апасы  Гөлфирә Гатиятуллина абыйсы турында истәлекләр белән уртаклашты. Аның сөйләвенчә, Хәтфир абый гармунда үзлектән кечкенә чагында туган авылы Суык-Чишмәдә  уйнарга өйрәнгән. Аннан әтисе аңа гармун сатып алып кайткан. Ә соңрак, улым, барасы урыннарың күп, һәрвакыт юлда йөрисең, дип хәтта машина алырга да ярдәм итте дип уртаклашты Гөлфирә ханым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач механизаторлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Хәтфир абый Алабуга культура-агарту училищесында һөнәри белем алган. Хезмәт юлын Кадер авылында башлый. Аннары Зәй шәһәренә килеп төпләнә. Хәтфир Җиһаншин Зәйдә генә түгел, Татарстан күләмендә дә да танылган гармунчы була. Әтисе Габделхак белән әнисе Асия дә аның күренекле гармунчы булып үз урынын тапканын күреп калалар. Тормыш иптәше Розалия ханым белән ике бала – кызлары Гөлнара белән  уллары Дамирны тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта алар Казан шәһәрендә яшиләр. 

1 мартта Хәтфир Җиһаншинның безнең арабыздан китүенә 9 ел тулды. Кайчандыр ул оештырган  “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленең әле дә узуына аның якыннары чиксез шат һәм оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев