Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Галиуллиннар — үрнәк, иҗади гаилә

Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә төрле отышлы алымнар куллана. Бу көннәрдә алар тагын бер яңа проектка старт бирде. Ул «Иҗади гаилә — ил бизәге» дип атала һәм аның кысаларында авылда яшәүче үрнәк, матур гомер итүче гаиләләр турында сөйлиләр.

Галиуллиннар гаиләсенең уңганлыклары, бала тәрбияләү алымнары һәркемгә үрнәк булып торырлык. Ничә еллар өч буын дус-тату яшәгән иҗади гаилә алар. Хафиз ага — җаны- әне белән сәхнәгә гашыйк кеше, спектакльләрдә төп рольләрне башкара, балаларына да үзе иң яраткан әсәр геройлары — Хәмдия, Хәлил исемнәрен куя.

Олыгайган көндә Хафиз ага белән Әнвәдә апа кече уллары Халид гаиләсе белән бергә гомер кичерде. Халид әтисе кебек кечкенәдән сәхнәгә тартыла, җырлый, гармун тарта. Һөнәр итеп сәнгать юлын сайламаса да, Халиднең җырламыйча торганы, сәхнәдән төшкәне юк. «Рамай», «Әллүки» ансамбльләрендә җырлый, «Балкыш» халык театрында уйный. Нурзилә белән Халиднең балалары да иҗади һөнәр сайлаган. Олы кызлары Илүзә мәдәният институтын тәмамлап, бүгенге көндә Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә эшли. Илгизә — КФУның журналистика бүлегенең 3нче курс студенты, уку белән бергә «Шәһри Казан» газетасында да эшли. Аның кызыклы язмаларын көтеп алабыз, бик яратып укыйбыз. Нәсел дәвамчысы Аязның да киләчәктә сәнгать юлын сайларга исәбе бар. Бүгеннән үк үзен шуңа әзерли, «Шомбай» балалар театрында шөгыльләнә, җыр, шигырь бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулый. Әнисе Нурзилә җитәкчелегендә татар теле буенча төрле эзләнү эшләре алып барып, конференцияләрдә чыгыш ясарга да җитешә әле ул. Галиуллиннар барсы да иҗади кешеләр, аларга уңышлар телибез!

Миләүшә Хәйруллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев