Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Галимнәрнең Бөек Җиңү эшенә керткән өлеше

Зәй политехник колледжының беренче курс студентлары өчен фәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында, шулай ук якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлап «Галимнәрнең Бөек Җиңү эшенә керткән өлеше» дип исемләнгән фәнни-танып белү лекциясе укылды. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын тормышка ашыруны күздә тоткан бу чара тирән белемле яшьләр тәрбияләүгә юнәлтелә.

Лекция укучы педагоглар студентларга совет физикларының сугышның иң авыр елларында да хәрби техниканың иң яхшы үрнәкләрен — танклар, самолетлар, автоматлар булдырып, фәнни тикшеренүләрен алып баруларын сөйләделәр. Физикларның хәрби эшләнмәләргә керткән өлешләреннән тыш, балаларга галимнәрнең Ладога күлендә авариясез «Тормыш юлы» эшен оештырудагы казанышларын да бәян иттеләр. Шулай ук Бөтенсоюз үсемлекчелек институты хезмәткәрләре эшенең дә бәяләп бетергесез булуын белде яшьләр. Алар Вавилов булдырган бөртекле культуралар орлыклары коллекциясен тәүлек буе кизү торып саклаганнар. Нинди авыр шартларда да Ленинград институтының берничә тонна уникаль бөртекле культуралары булган селекция фондының бер генә бөртек орлыгына да, бәрәңгесенә дә кагылмаганнар. Институтның 28 хезмәткәре ачлыктан үлгән, ләкин бүгенге көнгә кадәр бөтен дөнья селекционерлары яңа сортлар һәм гибридлар булдыру өчен материал ала торган кыйммәтле сорт байлыгы сакланып калган.

Күп кенә студентларның фикерләренә караганда, лекция темасы аларга кызыклы булган, алар киң аудиториягә билгеле булмаган Бөек Ватан сугышы турындагы фактларны белгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев