Галим Мансур Хәсәновка багышланган Халыкара конференция бара
Мансур Хәсәновка багышланган фәнни фикер алышу Казанда үтте.
Кичә, 25 июньдә Казанда якташыбыз, күренекле галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәновның 95 еллык юбилеена багышлап “Мансур Хәсән улы Хәсәнов: дәүләт эшлеклесе, галим һәм фәнне оештыручы” дип исемләнгән халыкара фәнни конференция башланды.
Ул 25-27 инюньдә узачак. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды. Анда галимнең туган җире Зәйдән, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина катнашты.
“Конференция эшендә катнашу барышында күренекле якташыбыз белән тагын бер кат горурланып, ул башкарган эшләргә сокландым. Бер кешенең шулкадәр фәнгә тиңдәшсез өлеш кертүе искиткеч. Без алга таба да яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләүгә омтылып эшләргә бурычлыбыз. Аның исемендәге Бигеш мәктәбе укучылары мөхтәрәм затны үз уңышлары белән олылыйлар”, - диде Сәрия Миңнегалиевна.
Мансур Хәсәнов (1930-2010) —гомерен фәнни һәм мәдәни потенциалны үстерүгә багышлаган белгеч. Ул Татарстанның заманча фәнни инфраструктурасын булдыруда төп роль уйнаган (шул исәптән 1994 елда оештырылган Татар энциклопедиясе институтының оештыручысы һәм беренче директоры буларак) дәүләт эшлеклесе дә иде.
Конференциянең максаты – төбәкнең совет чорындагы һәм совет чорыннан соңгы вакыттагы фәнни-оештыру модельләрен торгызу һәм үстерүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу, заманча дәүләт сәясәте контекстында төбәкнең фәнни бурычларын билгеләү механизмнарын һәм практикаларын карау, үзгәрүче сәяси һәм социаль-икътисади шартларда фәнни институтларны тотрыклы рәвештә торгызу өчен традицион алымнарны яңадан карау һәм яңа алымнар булдыру мәсьәләләрен, төбәкара һәм халыкара фәнни хезмәттәшлек проблемаларын өйрәнү булды.
Программа кысаларында фәнни форумның рәсми кунакларына юбилей уңаеннан институт тарафыннан махсус әзерләнгән бүләк басмалары: “Мансур Хәсәнов белән диалоглар” китабы, “Зәй муниципаль районы: энциклопедик очерклар” китабы, конференция материаллары җыентыгы тәкъдир ителде.
автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев