Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Галәм киңлекләрен өйрәнүнең тәүге адымнары Зәйдә ясала

Бүген кешелек дөньясының галәмне яулавына – беренче космонавт Юрий Гагаринның «Восток» космик кораблендә Җирне орбита тирәли әйләнеп чыгуына 62 ел тула.

Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 чакрым читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төшә. Зәйдә бу вакыйгага хөрмәт йөзеннән Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл куелды. Бу – Россиядә эт-космонавтка куелган өченче һәйкәл, аның берсе Мәскәүдә – Лайка, икенчесе Ижауда Звездочка кушаматлы эткә урнаштырылган.

"Восток" космик корабле 1961 елның 9 мартында иртән Байконур космодромыннан һавага күтәрелә. Аның эченә Чернушка исемле эт һәм кеше манекены урнаштырылган була. Корабль, Җир тирәли әйләнеп чыгып, траекториясе бозылу аркасында, Иске Тәкмәк басуына төшә. Космос өлкәсендә эшләүчеләргә бу хәл бераз кыенлыклар тудырса да, җирле халык өчен бу сөенечле сенсация була. Космоста булып төшкән Чернушканы үз күзләре белән күреп калучылар да була. Шулай итеп, галәм киңлекләрен өйрәнүнең тәүге адымнары Зәйдә ясала.

Зәйдә космос белән бәйле төрле чаралар, конкурслар уздырыла, төрле программалар эшли. 2017 елда Россия геройлары - космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев Зәйдә булып, Чернушкага куелган тарихи әһәмияткә ия һәйкәл белән таныштылар, космоска мөнәсәбәтле булган урынга, туган як тарихын өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар, зәйлеләр белән очраштылар.

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее космос турында белем бирү программасы белән мәдәни инициативалар президент фонды конкурсында грант отты. Һәм “Зәй. Космоска очыш” проекты буенча мобиль планетарий алып, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балаларны космос тарихы белән таныштыралар.

Фотолар редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев