Гаиләләргә хөрмәт
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Зәйнең “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова Иске Зәй бистәсендә озак еллар тату гомер итүче ике парны котлады. Алар Жегалиннар һәм Полкановлар гаиләләре.
Жегалиннар гаиләсе 48 ел бергә
Иске Зәй бистәсенең Мостовая урамында Нина һәм Алексей Жегалиннар яши. Алар үзләренең никахларын 1976 елның 9 гыйнварында нәкъ менә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее урнашкан бинада теркәгәннәр. Ул вакытта биредә поселок Советы урнашкан булган.

“Ул көнне көчле давыл купты, электр юк иде, шуңа күрә туй фотографиясен икенче көнне генә ясата алдык”, - дип искә ала алар үзләренең кавышу көннәрен.
Хәзер инде алар өч бала үстереп, биш оныкларына сөенеп яшиләр. Йортлары гөлчәчәкләргә күмелеп, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Нина ханым лилия чәчәкләрен аеруча ярата икән, хәзер аларның шау чәчәктә чагы.
Полкановлар гаиләсе исә 57 ел мәхәббәттә, тугрылыкта яши
Бистәнең Ульянов урамында Лидия һәм Иван Полкановлар яши, алар 11 июльдә туйларының 57 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. 6 бала тәрбияләп үстергән бу гаилә, хәзер 13 оныкка һәм 14 оныкчыкка әби белән бабай.

Аларның йортында кунакларга һәрвакыт шатлар, ә кунакларны беренче булып ишегалды тутырып казлар һәм кәҗәләр каршы ала.
Светлана Долгова ике гаиләгә дә истәлекле бүләкләр, лилия чәчкәләре гөлләмәләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев