Гаиләләр сәламәт булсын
Нәкъ менә гаиләләрдә киләчәкнең нигезе барлыкка килә. Районыбызда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Бу матур бәйрәмдә балаларын лаеклы тәрбияләгән ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, күп еллык гаилә стажы булган парларга, шулай ук яшь парларга зур аерым хөрмәт күрсәтелә. Шундыйларның берсе – Шәйхетдиновлар гаиләсе.
Икесе дә хезмәт юлларын сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган бу матур парны төрле шәһәркүләм, медицина хезмәткәрләре катнашындагы чараларда еш күрергә мөмкин. Аларның бер-берсенә карата ягымлы мөнәсәбәте, тыйнак кына булсалар да, күңел күзен үзенә җәлеп итә.
Лилия белән Айрат Шәйхетдиновлар район үзәк дәваханәсе системасында озак еллар эшлиләр. Лилия – хирургия бүлегендә табибларга операцияләр ясауда ярдәм итүче шәфкать туташы. Аның инде хезмәт стажы 27 елдан артып киткән. Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган кызга гашыйк булган, Бура-Киртә авылы егете Айрат, озын-озакка сузмыйча тәкъдим ясый. Алар матур гаилә учагын тергезеп Зәй шәһәрендә яши башлыйлар, инде менә уртак тормыш башлауларына да 25 елдан артык. Ике малай тәрбияләп үстереп, туган нигездән аларны олы тормыш юлына озатканнар.
“Гаиләдә иң мөһиме бер-береңне күз карашыннан аңларга өйрәнү, шулай булганда уртак тормыш алып бару җиңел дә, рәхәт тә. Без Айрат белән бер системада эшләү сәбәпле, хезмәтебезнең нечкәлекләрен аңлыйбыз, эштән соңарырга туры килгән вакытлар һәрчак аңлап кабул ителә. Улларыбызның да үз тиңнәренә безнең кебек мөнәсәбәттә булуын теләп үстердек”, – ди Лилия.
Айрат исә инде 16 ел дәвамында үзәк дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә машина йөртүче булып эшли. Ул инде фельдшерлар белән чакыру буенча чыгып эшләү сәбәпле, медицина хезмәткәрләренең эшен яхшы белә. Төрле авыруларга беренче ярдәм күрсәтүгә булыша.
“Хезмәтемдә төрле очракларны күрергә туры килә. Шуңа да, һәр сменадан кайткач, Ходайга, гаилә әгъзаларымның сәламәт булуы өчен рәхмәт әйтәм. Гаиләңнең исән-имин, сау-сәламәт булуыннан да кадерле нәрсә юк”, – ди Айрат.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев