Гаиләдә ир бала үсә
Малай кеше нәселне дәвам итүче, якыннарын саклаучы, яклаучы буларак кабул ителә.
Гаиләдә ир бала тугач, әти кеше бәхет кошы тоткандай очынып йөри, аның йөрәге горурлык хисләре белән тула, ярдәмче ир-егет туганын тоя. Ләкин моның өчен ир баланы чын ир-егет итеп тәрбияләргә кирәк әле. Бу — ата-ананың төп бурычы.
Мәгълүм ки, шушы максатны тормышка ашырганда ир баланы тәрбияләү белән күбрәк ата кеше шөгыльләнергә тиеш.
Безнең «Кояшкай» балалар бакчасында ата булуның нинди катлаулы һәм җаваплы бурыч икәнен ачык, яхшы аңлаган әтиләр шактый. Артем Петров, Марсель Байков, Радик Каюмов, Максим Спиридонов, Антон Нестягин, Рамил Рәҗәпов, Руслан Рыскулов, Михаил Селиверстов, Айдар Миннегалиев, Илназ Миңнехуҗиннарның сабырлыгы, һәр сүзне уйлап әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы, итагатьле булуы уллары өчен үрнәк сыйфатлар булып тора. Алар балалар белән бергә бакчабызда кар көриләр, ватылган урындык-өстәлләрне төзәтәләр, яз көне сыерчык оялары ясыйлар, кыш көне кошлар өчен җимлекләр ясап эләләр.
Ә ир балага хезмәт күнекмәсе бирү — тәрбиянең иң яхшы чарасы. Гаиләдә ир баланы тәрбияләүнең үз үзенчәлекләре бар. Яшь үзенчәлекләрен искә алып, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү, физкультура һәм спортка тарту зур әһәмияткә ия. Әнә бит, иртән бакчага килгәч, алар әтиләре белән башкарган эшләрне ничек горурланып сөйлиләр. «Без әти белән кичә балыкка бардык», «Без ял көнне әти белән гөмбәгә барабыз», «Без әти белән шахмат уйнадык, ә мин әтине җиңдем» һ.б.
Малайлар тынгысыз, тиктормас бит алар. Сезне шатландырган чаклары да, кәефегезне төшергән вакытлары да буладыр. Шуңа да улыгыз чын ир-егет булып үсеп җитсен өчен сездән зур хезмәт, таләпчәнлек, түземлелек, үзара аңлашып яшәүгә ирешү сорала. Әйе, һәр очракта да ир балага ата йогынтысы зарур.
Миңа бер ананың зарланганы булды:
— Улым әтисеннән курка. Киреләнгән чакларында малайны каршысына бастыра да озак-озак нотык сөйләргә, каеш селкергә керешә. Әйтерсең, җинаять кылган! Ниләр генә әйтеп бетерми ул аңа. Хәзер улым әтисе эштән кайтып керүгә, үз бүлмәсенә кереп кача.
Мондый очракта психологлар шундый киңәш бирә:
— Иң мөһиме — боермаска. «Хәзер үк тор!», «Башка моны күрмим!», «Тукта хәзер үк!» һәм башка шундый кырыс-кискен сүзләр баланы бәхетсез итә. Һәм бала тупаслыкка, әлбәттә инде, тупаслык белән җавап кайтара.
Акыллы әтиләр, әниләр кебек үк, балаларын чиксез, ихлас күңелдән яраталар. Вакытлары булганда, алар һәрвакыт балалары янында. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да — әтиләр.
«Аталар сүзе — акылның үзе», ди халык мәкале. Әгәр ата кеше улына һәр ир-егет чалбарын үзе үтүкли белергә тиеш дип әйтсә, һәм әлеге эшнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтеп, аның белән бергә чалбар үтүкләсә, бу тырышлык, һичшиксез, юкка чыкмаячак. Әгәр ата кеше улын урын-җирен җыярга, оекбашларын юарга, көн саен аяк киемнәрен чистартып куярга өйрәтсә, болар тора-бара бала өчен гадәткә әйләнәчәк. Әлбәттә, бу очракта туктаусыз кисәтүләр, җәза бирүләр артык.
Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле. Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк. Бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләрне генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сау-сәламәт булып үссеннәр.
Безнең балалар бакчасы Җиңү көне уңаеннан «Танклар һәм самолетлар» шәһәр иҗат конкурсында катнашты. Кирилл Петровның әтисе Артем белән ясаган самолеты бәйгедә беренче урын алды.
Һәр гаилә үзенең туплаган малы белән түгел, ә тәрбияләп үстергән балалары белән горурланырга тиеш.
Альбина Әгъзамова,
«Кояшкай» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев