Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гаилә тарихын өйрәнүчеләр – ил тарихын саклаучылар

Зәйлеләр бу көннәрдә республика архив оешмасы оештырган конкурсларда искиткеч чыгыш ясадылар.

Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда якташларыбызны да хөрмәтләделәр.

Казанның “Созвездие-Йолдызлык” театрында ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты республика архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды. Бу вакыйга республикабызның барлык почмакларыннан гаилә тарихларын өйрәнүче  иң талантлыларны җыйды.

Бүләкләнүчеләр арасында зәйлеләрнең булуы безнең өчен аеруча куанычлы. 

“Минем шәҗәрә" конкурсында иң кечкенәләр төркеме өчен номинациядә шәһәрнең 2нче мәктәбе укучысы Алена Куликовага тиңнәр булмады. Аның “Семейное древо” иҗади эше, җылы хисләр белән эшләнүе һәм аерым  детальләргә бай булуы белән  жюри игътибарын яулады. Әлеге мәктәпнең тагын бер укучысы Виктория Куликова да бүләкләнүчеләр арасында булды. Вика “Передай семейный архив” бәйгесе җиңүче. Аның  эше - гаилә хәтерен саклауга сакчыл караш, үз нәселенең тарихына җаваплы мөнәсәбәт үрнәге.

Шәһәрдәшебез Елена Бурыйның эше дә  мактауга лаек. “Оригиналь шәҗәрә” номинациясендә аның “Родословная-Род-Родина” баш астындагы  язма эше  оригиналь бизәлеше һәм иҗади якын килүе өчен югары бәя алды. 

ТР Дәүләт архивы рәисе Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, архив хезмәте гаилә тарихын өйрәнүчеләргә  актив ярдәм итә. Ул өлкәннәрне дә, балаларны  да бу эштә актив булырга өндәде. Моңа дәлил итеп ул бәйгеләрдә катнашучыларның яше 6 яшьтән 83 яшькә кадәр булуын хәбәр итте.

фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев