Гаилә көнендә буыннар чылбыры барланды
Бүген 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күпчелеге Зәй районы җирлегендә яшәүче олы бер нәсел дәвамчылары күрше Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылына җыелдылар.
Милли бәйрәмебез Сабантуйлары үтә торган матур мәйданчык төрле төстәге киемнәрдән булган гаилә ырулары аралашуыннан шау-гөр килеп торды. “Туганнар җыены – җиде буын очрашуы” дип аталган бу бәйрәм шушы авылда гомер иткән Зәйнулла исемле кешенең дәвамчыларын берләштерде.
Җыенга республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче Зәйнулланың уллары булган Гайнулла һәм Сафиулланың җиде буын вәкилләре килгән иде. Шунысы кызык һәр буын вәкиле үзен таныту өчен алдан билгеләнгәнчә ак, ал, зәңгәр, сары, кызыл, яшел төстәге киемнәрдән килгәннәр. Җиде буын – җиде төс. Шуңа да Сабантуй мәйданы аллы-гөлле чәчкәләрне хәтерләтте.
Ә нәсел-нәсәбне җыеп, буыннар чылбырының бәйләнешен бер-берсенә белгертү, яшь буынны үзара таныштырып, аларның үз тамырларын белүенә ирешү идеясе Гайнулланың икенче улы Ибатулла оныгы Рәйхан Гайнуллинда бөреләнә. Алар ике туганы Зәй районы Югары Лоҗы авылында гомер итүче Зәйнәгыйтдин Гайнуллин белән үткән Сабантуй бәйрәмендә туганнар җыены оештырырга сүз куешалар.
- Гаилә тарихын белү, аны үзеңнән соң килүче буынга белгертеп калу бик күркәм эш. Бу җыенны оештыру идеясе бер ел элек туды. Хәзер без бер-беребезне шушы очрашуда белешеп калып, алга таба аны һәр биш ел сан оештыруны традициягә әйләндерергә уйлыйбыз. Менә күрәсез җиде тармак буын вәкилләре үзләре бер зур мәйданны тутырды. Без ай ярым дәвамында бер-беребезне эзләштек, очрашу турында сүз куештык, хәзер ерак туганнарны күреп аралашу күңелләрне нечкәртә, - ди Зәйнәгыйтдин.
“Туганнар җыены – җиде буын очрашуы”на һәр нәсел дәвамчысы вәкилләре кул эшләре күргәзмәләре, әби-бабаларыннан мирас булып калган көндәлек кирәк-яраклардан музей композицияләре, нәселләрендәге танылган шәхесләр турында тупланган мәгълүмати стендлар, шәҗәрәләр әзерләп алып килгән. Шулай ук биредә кайсы гаиләнең нинди милли ризыкны яратып әзерләгәнен дә күрергә мөмкин иде.
“Безне мәркәзебезнең төрле төбәкләреннән уртак бер омтылу белән ата-бабаларыбызның кендек каны тамган туфрак тартып китерде. Милләтебезнең йөзе – күркәм гаиләләр. “Туганнар җыены – җиде буын очрашуы” – кардәшлек җебен тоташтыру, оныкларыбызга туганлык хисен сеңдерү, аларда нәсел тамырлары, милләте белән горурлану уяту, кече Ватанына тугрылык тәрбияләү максатыннан оештырылды”, - ди җыенны алып баручы Зәй районының Карман авылы кызы, Ибатулланың тагын бер оныгы Фирдәүсә Бикмәтова.
Бу нәселнең тагын бер дәвамчысы Гөлфия ханым Халиуллина Чаллы шәһәрендә хәтта үз нәсел-ыруының кулдан эшләгән әйберләреннән кечкенә музей да булдырган. Ул җыенга шуның бер өлешен алып килеп кардәшләре хозурына тәкъдим итте.
- Монда Ибатулла улы Әхмәтясави бабай ясаган бала бишеге, урындыклар, Нурфатыйма әбинең кулдан чигеп эшләгән мендәр тышлары, тукыган паласлары бар. Безнең бабайлар ягы балта осталары булса, әби ягы чигү-тукуга хирыс булган. Хәзер исә без балаларым белән әбиебезнең һөнәрчелеген дәвам итеп бер бизнес-проектны тормышка ашырабыз. Әбинең кул эшләре, чигү үрнәкләре мисалында кияүгә чыгарга әзерләнгән кызларга бирнәләр чигәбез, намазлыклар, түбәтәй, калфаклар әзерлибез. Шул рәвешле әбиебезнең һөнәре буыннан-буынга дәвам итә,-ди горурлык белән Гөлфия ханым.
Зәй районы Түбән Лоҗы авылыннан Рашат Саматов Ибатулла нәселеннән булган туганнарын Кукмара районыннан дәшкән. Алар исә кул эшләре, чуен савытлар ясауга хирыс булуларын дәлилләп махсус күргәзмә әзерләгәннәр. Ак киемнән булган бу нәсел чылбыры дәвамчылары бер-берсен бүлдерә-бүлдерә нәсел җепләрен барлый, гапләшеп туя алмый.
Ә менә Түбән Кама шәһәреннән килгән Гөлсинә Ханнанова Сәфиулла ыруы дәвамчысы. Ул Нәсел тамырларын өйрәнеп, шулай ук туганнарын барлауга өлеш керткән. Аның ерак бабасын кулак, дип Сверлау ягына сөргән булганнар, әмма тырыш нәсел югалмаган, алар кабат үз туган җирләрендә гөрләтеп яшәп ята.
Туганнар җыенына килгән иң өлкән кеше 95 яшьлек Әбүбәкер бабай. Ул Гайнулланың хатыны Хөббениса ягыннан нәсел дәвамчысы икән. Көн кызуына да карамастан Әбүбәкер бабай Яңа Чишмә районыннан ук буыннар чылбырын барлау нияте белән сәфәр кылган.
- Туганнары күп булган кеше бәхетле ул. Заманага ияреп үз-үзеңә генә бикләнеп яшәргә ярамый. Мин балаларым, онык-оныкчыкларымның менә шушылай бер-берсен белешүенә, туганлашуына бик шатмын. Исән вакытта моны күреп кала алдым, дип сөенәм, - ди ул.
Ә җыен күрешү-аралашу, тәбрикләшү, җыр-биюләр, яшел чирәм өстенә җәелгән мул табын артында гәп кору белән дәвам итте. Өлкәнрәкләр аралашып туя алмаса, балалар бер-берсе белән тиз арада якынлашып төрле уеннар уйнады, киләчәккә уртак планнар корды. “Туганнар җыены – җиде буын очрашуы”ның асылы да нәкъ менә шуннан гыйбәрәт иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев