Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаилә фермасы гөрләп эшли

Чыбыклы авыл җирлегендә халык терлек асрап яшәүгә хирыс. Җирлек башлыгы Илфат Гадершин билгеләп үтүенчә, үзмәшгульләр буларак теркәлүчеләрнең дә күпчелеге терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук бакчачылык белән мавыгучылар да бар икән.

Ә менә гаилә фермасына килгәндә ул Баһаутдиновлар хуҗалыгында гөрләп эшли, дисәк тә ялгыш булмас. Ирле-хатынлы Гүзәлия һәм Альберт «Гаилә фермасы» дәүләт программасына 2016 елда кергәннәр.

— Хөкүмәттән 200 мең сумлык субсидия алдык та, сарайларны төзекләндердек, 4 баш сыер сатып алдык. Шуннан инде терлекләрне ишәйтеп, бүген аларның баш саны 9га җитте, — ди Гүзәлия ханым.

Альберт Хатыйп улы исә Чыбыклы терлекчелек комплексында эшләп, әлеге хезмәтнең җаен яхшы белгән кеше буларак гаилә әгъзаларын да бу хезмәткә кушылырга җәлеп итә. Хәзер аларның биш баш сыеры, 4 бозавы бар. Сыерларны көндезен электр көтүче белән болынлыкта тоталар, ә кичен алып кайтып савалар. 2016 елда аларга ике баштан артык сыер тотканнары өчен савым аппараты да биргән булганнар, шуңа күрә, сыерларны савуда кыенлык юк, диләр хуҗалар.

Гаилә фермасына Казанда яшәүче кызлары гаиләсе һәм уллары да кушылган. Баһаутдиновларның энергетика тармагында эшләүче балалары сөт, май, эремчек кебек сөт ризыкларын реализацияләүгә булышлык итәләр.

— Зәйгә һәр атнада үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә йөреп үз продукциябезне тәкъдим итәбез. Ә Казанда балалар даими сатып алучылар табып продукцияне реализациялиләр, — ди Альберт Баһаутдинов.

Биш сыер да сөт биргәндә тәүлеклек савымнары 100 литрдан артып китә икән, хәзерге әле ике сыерлары бозаулар алдыннан ял итә, шуңа тәүлеклек сөт 50-60 литр тәшкил итә. Гаилә фермасы башлыгы терлекләр тора торган абзарны уңайлы техник чаралар белән дә көйләгән. Һәр сыерның су эчә торган автоматлаштырылган улагы бар, сыер килеп танавын төртүгә су савытка ага башлый. Тиресне чистарту, салам, печән китертүне дә көйләгән алар. Ә терлек азыгын әзерләүгә килгәндә гаилә әгъзаларының пай җирләре агрофирмада, һәр ел саен алар аннан ашлык, саламны пай җире хисабына бушлай алалар, ә печәнне җәй көне болынлыклардан үзләре әзерлиләр.

Баһаутдиновларның алга таба да гаилә фермасын ишәйтү планы бар, авыл җирендә алар әнә шулай ныклы, бөтен тормыш белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев