Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына ИЯЛИ галимнәре китаплар чыгарган

24-25 апрельдә ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» фәнни-гамәли семинар үтте.

Чарада биш ил – Россия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төркия һәм Россиянең алты шәһәреннән килгән галимнәр чыгыш ясады.

Семинар Гаяз Исхакыйның шәхесе һәм иҗаты чорының тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси контекстлары, Гаяз Исхакыйның төрки дөнья белән бәйләнеше, татар милләтенең лидерлары булган замандашлары, милли телләрне, мәдәниятләрне, әдәбиятларны өйрәнү методологиясе һәм башка темаларга багышланган иде.


Семинарның беренче көнендә Гаяз Исхакыйның яңа китапларын тәкъдим итү дә булды.
Семинарның икенче көнендә «Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары» темасына түгәрәк өстәл үтте. Чараны филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар белемен чагыштырма тикшеренүләр лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм филология фәннәре докторы, «Казан фәнни үзәге»нең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов алып барды.

Марсель Ибраһимов түгәрәк өстәлне семинарның йомгаклау өлеше, дип атады һәм теманың актуальлеге һаман да саклануын, аны һәркем аңлавын, белүен җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев