Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре балалар ял лагерьларенда эшне активлаштырды
Җәйге каникуллар чорында балаларның ялы кызыклы һәм куркынычсыз узу көн үзәк мәсьәлә.
Бу көннәрдә Зәй районы янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларена барып төрле аңлату очрашулары үткәрәләр. Анда балаларның шаянлыгы аркасында янгын чыгуга юл куймау һәм балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы караш формалаштыру турында әңгәмәләр алып барыла.
Инспекторлар лекцияләр генә уздырып калмыйча, балалар белән практик күнекмәләр дә үткәрәләр.Программага тренировка эвакуацияләре керә, алар вакытында балалар, вожатыйлар һәм учреждениеләр персоналы тиз һәм паникасыз биналардан иң кыска эвакуация юллары буенча чыгып китәргә өйрәнә. Янгын сүндерү техникасын, янгын сүндерү машинасындагы җайланмаларны, шулай ук янгынны сүндерү өчен файдаланыла торган янгын сүндерү чараларын күрсәтү балаларда аеруча кызыксыну уята. Очрашу барышында балалар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә файдалы белемнәр һәм бик күп уңай эмоцияләр ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары мондый «куркынычсызлык» дәресләрен җәй буе үткәрергә планлаштыра.
фотолар янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев