Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны томан турында кисәтә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны төнлә һәм иртән булачак томан турында кисәтә.
Республика халкына урамга чыкканда сак булырга, ә юлларны җир өсте яки җир асты кичүләре аша чыгарга киңәш итәләр.
«Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - дип искә төшерделәр ведомствода.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев