Фотоларда тарих саклана
Әлеге ретро фотоны Якты Күл авылыннан Казаковлар гаиләсе кадерле ядкарь итеп саклый.
Бу фотода Григорий Николаевич Бормотин сурәтләнгән. Ул үз заманына карата хәлле крестьяннардан исәпләнгән. Алты почмаклы йортлары, тегермәне булган, итек баскан, Бакыр тавында бакыр эзләгән. Хатыны Марина белән дүрт бала үстергәннәр. Григорий Николаевичның кушаматы «терки, терекөмеш» булган. Аңа бу кушаматны терекөмеш кебек тере, уңган булган өчен биргәннәр.
Григорий Николаевич улы Филиппны Ташкентка укырга җибәргән. Филипп 1937 елда югары хәрби пехота училищесын бетергән. Фин, Бөек Ватан сугышында катнашкан.
— Филипп дәдәйнең хатыны Мелания Сәвәләйгә укытучы булып килгән. Ә Филипп дәдәй үзе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Менә шушы фотоны истәлекле кадерле ядкарь итеп саклап, ерак бабаларыбызны искә алабыз. Аның кайсы елларда төшерелгәнен дә белмибез. Ләкин фотоларда тарих саклана бит, — ди Николай Казаков.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев