Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотографиядәге тормыш

Без фотографиянең мәгънәсен төрлечә аңлыйбыз. Һәр сәнгать төре кебек, ул кешенең дөньяга мөнәсәбәтен, хыялын һәм тормышка карашын чагылдыра.

Ә менә фотограф өчен фоторәсем нәрсә ул? Бу турыда фикерләре белән Рәзинә Хатыйп кызы Йосыпова уртаклашты.

— Фотография мәңгегә юкка чыга торган, кабатлап булмаслык мизгелне саклый. Аның ярдәмендә без үткәнгә кайтып, хатирәләребезне яңарта алабыз. Фотосурәтләр истәлекне саклап калу белән бергә эмоцияләребезне һәм хисләребезне уята.
Кайсы фотографиянең кыйммәте зур була? Әлбәттә, кыйммәтле дигәндә төрлечә фикер йөртергә була. Аның бәясе базар белән билгеләнә, шулай булгач, фотоны заказ биргән кулланучы бәяли. Икенче яктан, төшерелгән объект, мизгел никадәр кеше өчен кадерле булса, кыйммәте дә шулкадәр була.

Профессиональ якны караганда, сыйфатлы фото ике таләпкә буйсына. Беренчесе — фотография игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Техник яктан катлаулы әсәрләр бик күп була ала, ләкин алар шул хәтле принципсыз, идеясез башкарылса, аларга беркем дә озак, сокланып карамаячак. Фотоның кемдер белән сөйләшергә, фикер алышырга теләкне уятырлык мәгънәсе булырга тиеш. Ул нәрсәгәдер өйрәтә һәм кирәкле мәгълүмат йөртә. Андый фото аша сез хисләрне күрә, сизә, тоя аласыз. Икенче таләп — фотография техник яктан уйланылган булырга тиеш. Сүз нәкъ менә камерага төшерелгән фотолар турында бара. Югары техник характеристкаларны фотографиянең төп кануннары белән бутамаска кирәк. Бу таләп кагыйдәләрне үтәү техникасын дөрес куллануны таләп итә. Кеше техник камиллектән, мәсәлән, югары сыйфаттан (высокое разрешение) ләззәтләнә алырлык булуы кирәк. Ә бу ике таләпне берләштерү — фотограф алдына куелучы мәсьәлә, ул аны үз акылын һәм үткән тәҗрибәсен кулланып хәл итәргә тиеш.

Фотограф булып туалармы, әллә тырышлык белән бу һөнәрне үзләштереп буламы, дигән сорауга да Рәзинә Йосыпова кызыклы итеп җавап кайтарды. Ул шулай ук гади кеше күрә алмый, ә фотограф тотып алырга мөмкин булган мизгелләрне дә бәян итте.

— Дөресен әйткәндә, мин бу өлкәгә мәктәптән соң килмәдем, башта бухгалтер булып эшләдем. Декрет вакытында фотография белән кызыксына башладым һәм ул мине бөтенләе белән үзенә җәлеп итте. Ирем бу һөнәрне үзләштерә башлаган, ләкин фотоларны эшкәртә белми иде әле. Бу эшкә мин тотындым. Шулай итеп, бу һөнәр үзенә бәйләде һәм башка җибәрмәде. Хәзер ун елдан артык фото эше белән янып яшим. Алган белемеңне практикада куллана белү уңышыңны билгели. Үз мисалымда «фотограф булып тумый, ә булалар» дип әйтә алам. Шулай да, кешедә ниндидер иҗади шәхес яшәргә тиеш. Ул аңа үз стилен табарга ярдәм итә, — ди Рәзинә.

Дөрес, һәр эшнең үз авырлыклары бар. Рәзинәгә дә бу һөнәрне үзләштерү тырышлык белән килә. Өйрәнмәсә, тырышмаса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Курслар алып уку бернәрсә, ә осталыкны шомартуны үзлегеңнән өйрәнү мөһим икәнлеген аңлый ул.

Матурлыкны күрә белү, аны шул мизгелендә төшерә алу — тылсым кебек. Фотограф тормышның бер вакыт кисәген ала һәм ул мәңге яши.

— Минем күңелемә табигый хәлдә, кинәт кенә бер мизгелне эләктереп алып төшерелгән фотографияләр якын. Алар мизгелне үзгәртмичә саклап калдыра ала. Иң-иңе — туй фотолары. Туй мәҗлесе — һәр кеше тормышында иң дулкынландыргыч, тәэсирле һәм искиткеч көн. Бу көнне кешеләрнең хисләре төрледән-төрле. Кемдер җылы елмаеп куя, кемдер тын гына елый, кайсы уйланып утыра, кайсы моңсу карап ала, икенчесе сикереп сөенә, — ди хисләргә бирелеп фотограф.

Әйе, яхшы фотограф булу өчен фантазияң бай булырга тиеш. Рәссам булсаң, әле син мизгелләрне уйлап та чыгара аласың, ә фотография — ул чынбарлык.

Рания Нәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев