Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фотоаппаратлы укытучы

2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан газетабызда район мәгарифе тарихына намуслы тырыш хезмәтләре кергән укытучыларны барлап, алар турында язмалар циклын биреп барабыз. Бүгенге язмабызынң герое - Югары Пәнәчедән Сәмигулла Рамазанов.

Сәмигулла Шәфигулла улы Рамазанов 1946 елның 5 февралендә дөньяга килә. Бибинур апа һәм Шәфигулла абыйның алты баласыннан икесе генә исән-сау үсә, калганнары төрле сәбәпләр аркасында якты дөньядан киткәннәр.

Сәмигулла кечкенәдән бар нәрсә белән дә кызыксынучан була. Яхшы укый, эзләнә, яңалыкка омтыла. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган егет Бөгелмә шәһәренә укырга керә. "Якты йолдыз" колхозы белемле һәм тырыш егетне прораб итеп эшкә чакыра. Армия хезмәтен Германиядә үти. Кулына фотоаппарат тотып, дөньяның бар матурлыгын фотога төшерү белән мавыга башлый. Армия сафларына алынганчы ук үз фотоаппараты булган аның. "Чайка" фотоаппараты белән гомеренең бик матур мизгелләрен сурәткә төшереп бара. Якын дусты да шул фотоаппарат булган, дисәк, бер дә ялгыш булмас. Төрле илләргә сәяхәт итәргә яраткан Пәнәче егете Сәмигулланың 15 илдә булганын кызыклы фотолары дәлилли.

Мәктәп директоры Фалес Вәлиев Сәмигулла абыйны эшкә чакыра. Трактор һәм физкультура дәресләрен балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп аңлата ул. Белемле укытучыны укучылары да үз итә. Үзенең яраткан һөнәрен, ягъни фото ясау серләрен укучылар белән бүлешә. Сәмигулла абый бу һөнәрне үз балаларына да өйрәтеп калдырган. Караңгы бүлмәдә пленканы проявить итү, сурәтләр чыгару... Һәммәсен вакытында эшләргә кирәк, юкса сурәт дөрес булмаска мөмкин.

Сәмигулла абыйның язу машинкасы да булган. Төрле язмалар, документларны хатасыз дөрес яза торган булган ул.

Укучыларын бик хөрмәт иткән укытучы да, гаилә тоткасы да булган ул. Ләкин гомере генә озын булмаган. 46 яшендә вафат булган. "Февраль аенда туебыз иде, әтине декабрьдә җирләдек. Бик авыр булды" - дип искә ала улы Рөстәм.

46 яшь кеше гомеренең акыл туплаган, балалар үстереп, олы юлга чыгарыр вакыты. Ләкин язмышның үз кануннары. Дөньяда яшәү бер мизгел, менә шул мизгелне ничек яшисең, анысын һәр кеше үзе уйлый. Үкенмәслек, матур итеп яшәүләр һәркемгә насыйп булсын.
Сәмигулла абыйның да үзеннән соң, аның нәселен уллары-кызлары, оныклары дәвам итә. Авылыбыз тарихында аның да үз урыны бар. Халык хәтерендә сакланучы Сәмигулла абый зур хөрмәткә лаек.

Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев