Физик мөмкинлеге чиклеләргә түләүләр турында
Социаль фонд 2022 елдан алып бүгенгәчә инвалидлык буенча пенсияне 14 меңнән артык кешегә гариза кабул итмичә билгеләгән.
Россия Социаль фонды агымдагы елда 5,9 мең кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләгән. Барлык түләүләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, гражданнардан гариза алмыйча рәсмиләштерелгән. Бу хакта тулырак Социаль фондның Зәйдәге клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Камалюкова сөйли.
— Социаль фонд пенсия билгеләү турында карарны медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Гражданга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яки поч-та аша билгеләнгән түләү турында хәбәр җибәрелә.
Пенсияне Социаль фонд гражданга моңа кадәр билгеләгән түләүләрне күчереп барган ысул белән җибәрәчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр булмаган очракта, гражданга, дәүләт хезмәтләре порталында яки социаль фондның клиент хезмәтендә, яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны кеше үзе яки үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы законлы вәкил аша эшләргә мөмкин.
Пенсия билгеләнүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыгы булган гражданнарның пенсияләрен кабат исәпли һәм аларга социаль түләүләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы — шундыйлардан. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә медицина препаратларын, даруларны, шифаханәләргә юллама, шулай ук шәһәрара электр поездларына бушлай йөрүне ала.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Пенсия алучы кеше инвалидлык алган очракта аның элегрәк билгеләнгән пенсиясенә өстәмә буларак автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинград халкы» тамгасы белән бүләкләнгән һәм хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнар җыелмасында бер үк вакытта ике пенсия — инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев