Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Физик мөмкинлеге чиклеләргә ярдәм

Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар.

Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде, дип хәбәр итә Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Исегезгә төшерәбез, электрон сертификат — гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал ул. Әлеге исемлеккә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башкалар керә.

Бүгенге көндә сертификат буенча индивидуаль әзерләүне таләп итә торган эшләнмәләрне дә кертеп техник чараларның 300дән артык төрен сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев