Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Физик культурадан олимпиада нәтиҗәләре билгеле

23-26 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының VII-VIII сыйныф укучылары өчен физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.

Анда Зәй мәктәпләре укучылары һәр елдагыча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча 4нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Егор Ревин, 7нче мәктәпнең VI сыйныфыннан Анастасия Николаева, VIII сыйныфында укучы Алексей Кузнецов, 3нче мәктәпнең VIII сыйныфында укучы Александр Кудрявцев, Якты Күл авылы мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Владислав Никитин призерлар булдылар.

Укучыларның педагоглары – Регина Краснова, Юрий Краснов, Дамир  Галиев,  Владимир Антипов.

фото: мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев