Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев концертына махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әниләре чакырылган иде

Хәрбиләр исеменнән чыгыш ясаучы хәрби операциядә катнашучыларга беренче көннән ярдәм иткән Фирдүс Тямаевка һәм шундый балаларны үстергән өчен солдатларның әниләренә рәхмәт әйттеләр.

Бу көннәрдә "Уникс" концертлар залында Фирдүс Тямаев концертлары бара. Концертына ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрне, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын чакырган.

Җырчы «Гомер үтә» җырын һәлак булган егетләргә багышлады. Җыр барышында сәхнәгә хәрбиләр менде. Аннары хәрбиләр һәм Фирдус Тямаев командасы һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.

Җыр яңгыраганда экранда махсус хәрби операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды.

Фирдус Тямаев: «Бу егетләр мәңгегә безнең йөрәкләребездә. Без аларны мәңге онытмаячакбыз. Алар - безнең геройлар», - дип горурланып әйтте.

Соңыннан хәрбиләр исеменнән берсе сәхнәдә тамашачыга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу кешеләрнең исемнәре хәтердә мәңгегә калачагы хакында сөйләде. «Мондый кешеләр барында без җиңәчәкбез», – диде ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев