Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фикрәт Сибгатуллин: «2023 иҗат ягыннан уңышлы ел булды»

Ел ахырында һәркайсыбыз башкарган эшләребезгә йомгак ясыйбыз, уңышларыбызны барлап, киләчәккә йөкләмәләр алып, планнар корабыз. Ә сезнең күңелгә 2023 ел нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? Киләсе елга нинди өметләр баглыйсыз? Шул сораулар белән без укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Фикрәт Сибгатуллин, Татарстанның атказанган артисты:

-2023 ел минем өчен иҗат ягыннан уңышлы булды. «Нәзер» спектаклен сәхнәләштердек, балалар театры белән дә спектакль куйдык. Пензафильм студиясе төшергән сериалда төшү, «Шалт, Мөхәммәтҗан» стендап проектында катнашу һәм башка тагын бик күп иҗади чараларда катнашырга туры килде. Кыскасы, ел буе иҗат белән янып яшәдем, дисәң дә була. Гаилә сөенечебез — кызыбыз театр училищесын кызыл дипломга бетереп, Түбән Кама театрына эшкә урнашты. Егерме өченче елга үпкә тотып булмый.

Әлбәттә, дөньядагы вазгыять күңелне борчып тора. Адәм баласы өмет белән яши, мин дә барысы да әйбәтләнер дип өметләнәм.

2024 кәбисә ел инде, күп ырымнар бар аңа карата. Алла боерса, аларга ышынмый гына, уңышлы ел булыр дигән өметтә калам. Якташларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев