Федоровкада Андреевлар йортына җыеп әниләрне котладылар
Әлеге кече авылда клуб булмаганлыктан, бәйрәмнәр Андреевлар йортында уза.
Район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре кечкенә авылларга чыгып, әниләрне бәйрәм белән котлыйлар.
Шушы көннәрдә генә алар Федоровка авылында булдылар. Авылда клуб юк, шуңа күрә автоклублыларның килүе авыл халкы өчен күңелле, истә калырлык чара булды. Федоровка авылы халкы Анна Андреева йортына җыелып, чәй табыны артында матур җырлар тыңладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичәне оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев