Федераль эзләүдә булган җинаятьче Зәй шәһәрендә тоткарланган
Полиция хезмәткәрләре аны машина куарга маташканда кулга алган.
5 апрельдә Зәй эчке эшләр бүлегенең дежур частена шәһәрдә Рәфыйков һәм Комсомол урамнары чатында “ВАЗ-2105” автомашинасы торуы, аның ян тәрәзәләре ватылган булуы турында хәбәр керә. Әлеге хәбәр буенча тикшерү-оператив төркеме “кайнар эздән” Чаллы шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек федераль эзләнүдә булган ир-атны тоткарлаган. Ул Зәй районына автотранспорт куып китү максаты белән килгән һәм 5 апрельдән 6 апрельгә каршы төндә ике «ВАЗ-2105» һәм «ВАЗ-2109» автомашинасын куарга омтылган.
"Татар-информ" фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев