Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатыйх хәзрәт Нуруллин: “Бер-беребезгә карата миһербанлы булыйк”

Мөселманнар өчен изге ай булган Рамазан ае 29 көн дәвам итә.

21 апрельдә Ураза гаете билгеләп үтелә.

Бу көнне иртән иртүк үзәк мәчет, мәхәлләләрдәге һәм район авылларындагы Аллаһ йортларына мөселманнар гает намазы укырга, дини йоланы үтәргә киләчәк. Гает бәйрәме алдыннан без имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән очрашып, райондагы дини вазгыять, Рамазан аен мөселманнарның ничек үткәрүе, миһербанлы гамәлләр турында сөйләштек.

- Фатыйх хәзрәт, Рамазан ае – изге ай. Аны район мөселманнары быел ничек каршылап, ничек үткәрә?

- Районыбыз җирлегендә бүгенге көндә 29 Аллаһ йорты халыкка хезмәт итә. Һәр мәчеттә дин әһелләребез халыкны изге гамәлләргә, дини йолаларны хөрмәт итеп яшәргә өндәп, күркәм эш алып баралар. Рамазан ае дәвамында үзәк мәчеттә көн саен кешеләр алдан язылып ифтарлар үткәрә. Шулай ук Түбән мәхәллә, Мирный, Иске Зәй бистәсендәге мәчетләребездә, унлап авыл мәчетендә ифтарлар уздыру өчен махсус урын бар, аларда да ураза тотучы мөселманнар өчен ифтарлар оештырыла. Район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән 150гә якын кешелек район ифтары политехник колледж ашханәсендә уздырылды. Моның өчен агрофирмалар ярдәме белән бер тана чалынды. Район ифтары бик ихлас үтте. Мәчетләрдә уздырыла торган ифтарларга ризыклата ярдәм итүче кондитер фабрикасы директорына, шәхси эшмәкәрләребезгә без бик рәхмәтле.

Рамазан аен ураза тотып үткәрү мөһимлегенә басым ясап, бер кыйссаны искә төшереп үтәсем килә. “Бер җитәкче (ул әүлия булган) үзенең ярдәмчеләре, иярченнәре белән ерак сәфәргә чыккан. Боларның юллары караңгы мәгарә эченнән уза икән. Җитәкче мәгарә авызына килеп җиткәч, караңгылык аша узганда аяк астыгызда уңайсыз вак ташлар очрый икән, аларны капчыкларыгызга җыя барыгыз, дигән. Моның ярдәмчеләре, иярченнәре өч төрле төркемгә бүленә торган кешеләр булып чыккан. Беренче төркемгә керүчеләр нәкъ җитәкче кушканча барлык вак ташларны капчыкларына җыя барган, икенче төркемгә керүчеләр исә, җитәкче кушкан өчен генә дип, ара-тирә иелеп вак ташларны алгалап капчыкларына салганнар, өченче төркемгә керүчеләр, нәрсәгә кирәк ул вак таш, дип исләре китмичә, җыеп та тормаганнар ташларны. Ә караңгы мәгарәдән чыккач, җитәкче һәрберсенә капчыкларын ачып, эченә багарга кушкан. Теге ташлар алтыннар булып чыккан, боларның сәфәре кыйммәтле ташлар чыгара торган шахта аша узган булган. Өченче төркемгә керүчеләр, эх, дип өзгәләнгән, әмма капчыклары буш, икенче төркемдәгеләр нишләп тиешенчә җитәкче сүзен тыңламадым икән дип борчылганнар, ә беренче төркемгә керүчеләр, Аллага шөкер, дип шөкер иткән”. Бу кыйсса аша мин Рамазан аена кергән һәр мөселманны, уразаны тиешенчә тотып, бу изге айдан буш чыкмаска яки өлешчә генә тотып ярым-йорты калмаска чакырам.

- Районыбызда дингә, гореф-гадәтләргә кешеләрнең игътибарын ничек бәялисез?

- Әлһәмдүлилләһ, хәзерге вакытта мәчетләребез тулыланды, дини йолаларга игътибар артты. Пандемия чорыннан соң халык мәчетләргә авыррак җыела. Әмма хәзер тәравих намазларына пандемиягә кадәрге чорга караганда да кешеләр күп килә. Элек 40-45 булса, хәзер 50-60 кеше. Дөрес, өлкән яшьтәгеләр кимеде, ә менә яшьләребез сафы тулылана бара. Яңа гына дингә керүчеләр өчен без үзәк мәчет каршында ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә октябрь аеннан башлап укулар уздырдык, бары тик ул Рамазан аенда гына тукталып торды, алга таба дәвам итәчәк. Ир-егетләрне кичке якта Илдар хәзрәт укыта, хатын-кызларга Венера, Нәкыя, Разия ханымнар белем-тәгълимат бирә. Шулай ук балалар өчен якшәмбе мәктәпләре эшли. Ир балаларны – Илдар хәзрәт, кыз балаларны Резида ханым укыта. Уку гарәп алфавитын, дин сабакларын өйрәтүдән гыйбәрәт. Ләкин соңгы елда дини сабак алырга теләүче балалар санының кимүен күзәтәбез, бу вакытлыча гына күренештер дип уйлыйбыз. Яшьләребез, урта буын хатын-кызлар арасында дини гыйлем алып кайтып, район мәчетләрендә эшкә керешүчеләр бар, без аларны сөенеп кабул итәбез. Ә дини бәйрәмнәргә килгәндә, алар районда һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә оештырыла, бердәм булып, бер-беребезне хөрмәтләп яшәсәк, гореф-гадәтләребез дә сакланыр.

- Сезне, районыбызда ислам дине башында торучы кеше буларак, борчыган мәсьәләләр бармы?

- Кешеләр арасында, шул исәптән мөселманнар арасында да бер-берсенә мәкерле, явыз нияттә булучылар белән, кызганычка каршы, очрашырга туры килә. Андыйлардан рухи киеренкелек алып, авыруга сабышкан кешеләр мәчетләргә ярдәм сорап, дога белән күңел халәтен дәваларга үтенеп килүчеләр саны арта бара. Җәбер-золым, сихер кебек начар әйберләргә үзебезнең арада урын калдырмасак иде. Шулай ук дини өлкәдә белемнәре булмаганнарның интернет челтәре аша кешеләргә төрле өйрәтүләр үткәреп, ялгыш юлларга кертүенә дә урын куймау мөһим. Динне үзеңә уңайлы итеп кенә тотудан да сакланырга кирәк. Дини тормышта шатлыклы мизгелләр дә, сынаулары да җитәрлек, аларны сабырлык белән үтәү сорала.

- Илебез дә хәзер җитди сынау – бөтенлеген сак-лау шартларында яши. Хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм, гомумән, миһербанлы гамәлләр кылучыларга да тукталып үтик әле...

- Ил бөтенлеге, иминлеге һәрберебез өчен мөһим. Безнең батыр ир-егетләребез Ватан сагында, ә аларга булышлыкны без моннан торып гуманитар ярдәм оештырып, кыр шартлары өчен кирәкле материаллар әзерләп ясый алабыз. Мәчетләребез бу эшкә актив кушылды. Татарстан Диния нәзарәте аша да мөселманнардан гуманитар ярдәм җыю бара. “Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм ит!” акциясе кысаларында инде республика буенча 7 миллион сумнан артык ярдәм җыелды. Без монда да, районкүләмендә оештырылучы гуманитар ярдәмдә дә катнашабыз. Мәчеткә йөрүче апаларыбыз көндезге вакытларда маскировка челтәрләре үрүдә үз өлешләрен кертәләр. Халык арасында да егетләргә консервалар, кирәк-яракларны мәчетләргә китерүчеләр шактый. Дин әһелләребез арасында Ватан сагына үзләре китеп, ил иминлеген саклаучыларыбыз да булды. Без аларга һәрчак хәер-догада торабыз.
Инде алга таба ил башлыкларыбызга килешеп яшәү чараларын күрү мөмкинлеге бирсен Аллаһы Тәгалә. Ил-көннәребез тыныч булсын, ир-егетләребез якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Миһербанлы гамәлләр генә кылып яшәргә язсын. Гает бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Һәр йортны бәхет-сәгадәт, саулык-бәрәкәт биләсен.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев