Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фашист илбасарларын җиңүгә 78 ел

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 78 ел вакыт үтте.

Тарих битләренә дәһшәтлелеге белән кереп калган аяусыз сугышта Җиңү көнен, илебезнең һәр төбәгендәге кебек, безнең районда да зур әзерлек белән, күңелләрдән ташыган горурлык хисе белән каршы алды зәйлеләр. Чөнки фашист илбасарларына каршы көрәшкә 11600 зәйле күтәрелгән. Аларның күпчелеге кире туган туфрагына кайта алмаган.

Җиңү сүзе менә шушы ил иминлеге өчен корбан булганнарны да, тылда авыр хезмәт куйганнарны да, һәр метр җирне илбасарлардан азат итү шатлыгын да үзенә сыйдырган кадерле төшенчә ул. Аяусыз сугыш тәмамлануга 78 ел вакыт үтсә дә, ул буыннан-буынга күчеп хәтерләрдә саклана. Кызганычка каршы районыбызда ул елларның шаһите булган мөхтәрәм затларыбыз сафы һаман саен сирәгәя бара. Бүгенге көндә районда 3 сугыш ветераны, 3 концлагерьларда тоткынлыкта булганнар, 284 тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары исән.

Хәзер Ватан сагының мөһимлеге аеруча калкуланган бу заманда, ерак бабаларыбызның батырлыгын дәвам итеп ир-егетләребез илебез бөтенлеген саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев