Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм моннан өч дистә ел элек Россия Президенты Указы белән билгеләнде һәм ул Ватаныбызның яңа тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларга турыдан-туры бәйле.

Бүгенге көндә ак, зәңгәр һәм кызыл төсле әләм заманча Россиянең төп дәүләт атрибутларының берсе булып тора. Россия әләмен Җир шарының һәр почмагында беләләр. Ул безнең илебезнең төп идеяләрен һәм принципларын чагылдыра, андагы һәрбер төс олы мәгънәгә ия: ак төс – хөрлекне һәм бәйсезлекне, зәңгәре – ышанычлылыкны һәм рухи байлыкны, кызылы – бөеклекне һәм көчлелекне гәүдәләндерә.

Безне, төрле буын һәм милләт вәкилләрен, төрле дини карашлы кешеләрне, һәммәбезне дә Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык, төп рухи-әхлакый кыйммәтләрне, бай тарихи-мәдәни мирасны һәм граждан бердәмлегенең күпгасырлык традицияләрен саклап калуга уртак омтылыш берләштерә. Күпмилләтле дәүләтебезнең рәсми геральдик атрибутлары аша без каһарман үткәнебезгә чиксез хөрмәтебезне белдерәбез.

Гасырлардан килгән рухи элемтәләрне һәм буыннар бәйләнешен, тугандаш халыкларның мәдәни гореф-гадәтләрен саклыйбыз. Уртак йортыбыздагы тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту өчен мөһим булганнарның барысын да эшлибез. Ата-бабаларыбыз ирешкән олы казанышларны баету, республикабызның һәм илебезнең алга таба ныклы үсеше өчен намуслы хезмәт куябыз. Россия флагы көне – үзен бөек һәм җиңелмәс Ватаныбызның тугры ватанпәрвәре дип санаган һәркем өчен бәйрәм. Заман авырлыкларына бирешмичә, чикләребезне саклап, ышаныч белән алга баручы барысы өчен дә уртак бәйрәм.

Россиянең Дәүләт флагы астында Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә хөрлек, игелек һәм гаделлек тантана итсен! Һәммәбезнең йөрәкләрендә Ватаныбыз һәм кече ватаныбыз өчен горурлык хисе яшәсен. Барыгызга да тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, кадерле ватандашлар!» – диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев