Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фәния Әгъзамова: «Әтием күңелемдә»

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан сугышны кичкән әтием турында истәлекләр белән уртаклашасым килә.

Сугыш турында сөйләшергә яратмый иде ул. Горурланып орден-медальле костюмын киеп, көзге алдында басып торулары әле дә күз алдымнан китми. Әзрәк хәмер кабып алгач кына сугышта күргәннәрен сөйләп туя алмый иде әтием.

Безнең әти үзенә бер төрле, берәүгә дә охшамаган гаҗәп кеше иде. Буйга да әлләни калку түгел, уртача гына, ә йөрәгендә алты-җиде кешегә җитәрлек гайрәт, ялкын, көч-дәрт ята. Көне-төне эштә булды ул: комбайнда, тракторда. Без йокыдан торганчы чыгып китә, кичен без йокларга яткач кына кайта. Әтием шулкадәр намус белән яшәде. Басудан сумкасына салып, бер уч та ашлык алып кайтканы булмады. Энекәшемнең шофер булып эшләгән чагы. Басудан машинасына салып салам алып каткач, ишегалдына керттермичә, кире басуга илтеп бушаттырды.

...Сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, әле сугыш беткәч тә елдан артык хезмәт итә әтием. 1941 елның июль аенда ул Көнбатыш фронтына җибәрелә. Башта Берсут шәһәре янында, 1942-1943 елларда Дон фронтында, Сталинград янында авыр сугышларда катнаша. Фронтның иң кайнар нокталарында йөрергә, бомба яңгыры астында калырга да туры килгән аңа. Европаның фашистлар оккупациясендәге илләрен азат итү, Берлин хәрабәләре арасында төшкән фотолар, Берлинга хәлиткеч һөҗүм алдыннан солдатларга тапшырылган, Жуков һәм Телегин имзалары салынган мөрәҗәгать, бихисап рәхмәт кәгазьләре — болар барысы да иң кадерле ядкарьләр булып сандыкта сакланды.

Әмма фашистларның өнен туздыру белән сугыш тәмамланмый әле. Аннары аларны Америка солдатлары азат иткән төбәкләргә җибәрәләр. Бервакыт машинага төялешеп, тип-тигез юлдан җилдертеп барганда, әтиемнең пилоткасын җил очыртып алып китә, ул җәһәт кенә машинадан сикереп төшә. Ә машина исә туктап тормый, юлын дәвам итә. Пилоткасын алгач, әтием арттан килүче машинага сикереп менә. Берничә километр узгач, машиналар колоннасы туктап кала. Сәбәбе — елга аша салынган күпер җимерелгән, ул сикереп калган машина аска тәгәрәгән. Солдатларның күбесе һәлак булган, кайберләре йөзеп чыга алган. Әтием, бертуганыдай якынаеп беткән Мамадыш егете Гариф Туктаровны да югалттым, дип сөйли иде. «Мин бәхетле кеше, ничә еллар ут эчендә калып, бер генә тапкыр яраландым. Мөгаен, әниемнең догалары саклагандыр», —дия иде ул.

«Вакыт оныттыра, диләр. Онытыламы соң?!» — дип тагын сөйләп китә иде.

«Һава һөҗүме вакытында яралы солдат янына шуышканда, якында гына снаряд ярылды. Күпме ятканмындыр, аңыма килгәндә, колагым бернәрсә ишетми иде. Бу хәл озакка бармады тагы. Сазлыкка батып баручы солдатны коткаруым да истән чыкмый. Күпме ач йөреп, көч беткән. Аның белән бергә үзем дә чүт сазлыкка батмадым. Ходай кушып, тавышыма санитарка йөгереп килде. Адәм баласы әллә нинди михнәтләргә дә ияләшә, түзә икән», — дип сүзсез, тыныч кына озак уйланып утыра иде, әтием.

— Сугыш бетте! — дигән сүзне ишеткәч, нишләдегез, әти, дигәч:

— Кочаклашып елаштык. Яраткан җырымны — "Олы юлның тузаны«н кычкырып җырлап җибәргәнемне сизми дә калдым, — дип шул җырны сузып җибәрә һәм күңелен юата торган иде.

Фронт юлларын бергә кичкән, соңыннан бер-берсен югалткан дусты, Мамадыш егете Гариф абый сугыштан соң ничәдер еллар үткәч, әтиемне эзләп табып, безгә кунакка килде. Бу очрашуны сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Күрешкәч, кочаклашып елаштылар. Төне буе йок-ламыйча сөйләшеп утырдылар.

«Сталинград өчен барган канкойгыч сугышта батальоныбыздагы 800 солдаттан нибары бер ротабыз исән калды. Соңрак ул да сирәкләнде. Ә без исән калдык», — дип сөенеп тә алдылар.

Сугыштан соң тыныч тормышта да дөнья көтү җиңел түгел иде. Җиде кат тир агызып, кош балалары кебек авыз ачып ризык көтеп торган биш сабыен аякка бастыру, кеше итү өчен тырышты. Терлек асрап, печән-салам юнәтеп, умарта кортлары үрчетеп, бакча үстереп яшәде. Сазда үскән нарат кисеп, гүрничәдәй йорт салып керде.

Ләкин ул беркайчан да авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый яшәде. Үз юлында очраган бөтен кыенлыкларны җиңеп алга атлады. Дөньяны тагын да ямьлерәк, уңайлырак итәргә
омтылды. 84 яшенә җитеп, бик җәфаланмыйча гына бу дөньядан китеп барды.

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев