Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Факил Сафин: «Әдәбиятка Мөдәррис Әгъләмов ярдәме белән кереп киттем»

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәби Чаллы» исемле кичә узды.

Очрашуның кунаклары ТР Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, танылган язучы, композитор Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдыйкова, Дания Сибгатуллина һәм режиссер, язучы Зөләйха Минһаҗева булдылар.

«Чаллыдан сезнең янга дүртәү бер машинада килдек, бер кеше турында сөйләшмәдек, гайбәт сатмадык, бары тик иҗатыбыз турында аралаштык, менә шундый чиста күңелле минем каләмдәшләрем», — дип башлады сүзен очрашу башында ук Факил Сафин.

Танылган язучы, прозаик, журналист, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин быел 70 яшьлек юбилеен уздырган. Шуның кысаларында ул каләмдәшләре белән Татарстан буйлап, чакырган урыннарга очрашуларга йөри. Шәһәребезгә үзе сирәк килсә дә, язмышында Зәй һәм аның кешеләре белән бәйләнешләр шактый булуы турында сөйләде ул. Сармашбаш авылыннан Юныс Мортазин белән бер курста укуын исенә төшерде. Шулай ук укыган вакытта фатир арендалап торганда Сөббух Рәфыйков белән бер партада утырып укыган апада яшәгән вакытларын да бәян итте. Ә иң мөһиме — Факил Сафинның якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов белән таныш булуы. Чөнки нәкъ менә ул 80нче еллар ахырында әдәбиятка әле кереп кенә килүче ир-егетнең шигырьләрен Казаннан ук соратып ала. Бу инде күренекле шагыйрьнең Факил Сафинның иҗатын югары бәяләве турында белдерә. Аларны ул үзенең кереш сүзе белән «Шәһри Казан» газетасында бастырып чыгара. Шуңа да язучыга, әдәбиятка юлны ачуда күренекле якташыбыз Мөдәррис Әгъләмов та ярдәм иткән, дисәк тә, ялгышмабыз. Өстәвенә Факил Сафинның бертуган апасының ире Рәис Шәвәлиев Югары Шепкә авылыннан икән.

Язучы янәшәсендәге иҗатташ дуслары, каләмдәшләре белән яшьтән үк таныш булуы турында белдерде. Әлфия Ситдыйкова һәм Дания Сибгатуллина белән ул КАМАЗ заводында эшли. Ә инде Зөләйха Минһаҗева аның туган ягы Мөслимдә эшләгән. Ул — танылган режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тамашачыларны сәнгатьле итеп шигырь укуы белән сөендерде.

Кунакларның тагын берсе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина Факил Сафин көй иҗат иткән «Сагыну» җырын башкарды. Ә Әлфия Ситдыйкова шулай ук иҗаты турында сорауларга җавап бирде.

Әдәби кичәгә килүче Наилә Кәлимуллина белдерүенчә, үзәк китапханәдә шундый танылган шәхесләр белән очрашулар уздырулары — зәйлеләр өчен зур бүләк. «Мин үзем 45 ел Уралда яшәдем, татар әдәбиятыннан читтә булдым. Шуңа күрә монда килеп рухи азык алып кайтам, телемне тагы да тирәнәйтен өйрәнәм», — ди китап сөюче шәһәрдәшебез.

Әйтергә кирәк, «Әдәби Чаллы» кичәсе кунакларының китаплары үзәк китапханәдә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев