Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Факел» лагеренда өченче смена башланды

Биредә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 242 бала ял итә.

“Факел” шәһәр яны лагеры өченче сменага малайлар-кызларны кабул итте. Барысы 242 бала җәйге ялын уздыра.  Аларның күбесе әлеге лагерьны беренче тапкыр гына сайламый.

Бу сменада отрядлар РФнең төрле «төбәкләре» дип аталачак, ә аларның әйданманнары –  өлкә «губернаторлары» булачак.

Ачылыш чарасында балаларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева һәм Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе Лилия Рәхимҗанова сәламләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев