Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр

Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән.

Кузгалакның данлыклы әчелеге — анда кузгалак һәм аскорбин кислоталары булуын күрсәтә. Анда шулай ук каротин (А витамины), В, К группасы витаминнары, калий, тимер, магний, кальций, натрий, цинк кебек микроэлементлар һәм дуплау матдәләре бар.

Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.

– Яфраклары һәм кузгалак җимешләре бөрү үзлегенә ия һәм авыртуны басарга ярдәм итә. Яфраклары – җәрәхәтләрне төзәтә, токсиннарны чыгара, ялкынсынуны бетерә һәм зәңгелә (цинга) авыруына каршы профилактика чарасы булып тора.

– Кузгалак составына керүче суда эреми торган хуш исле органик матдәләр, аскорбин, К һәм С витаминнары уртлар зарарланган вакытта ярдәм итә. Шуңа күрә кузгалак яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә авыз куышлыгын чайкау өчен кулланыла.

– Бил сызлаганда мондый төнәтмә әзерләргә була: бер кашык кузгалак тамырларына 300 мл кайнар су салып, 15 минут кайнатырга, өстен каплап куярга. Берничә сәгатьтән сөзәргә һәм шуны көненә өч тапкыр ике кашык эчәргә кирәк.

– Цистит булганда төнгә каршы кузгалак төнәтмәсе белән ванна керергә була. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, сүрән утта 10 минут кайнатырга һәм шуны ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градус булырга тиеш. Процедура вакыты – 10 минут.

– Ангинаны дәвалау өчен һәм бизгәктән яңа өзелгән үләнне һәм үсемлекнең каты булмаган сабакларын чистартырга, яхшылап юарга һәм артык суын саркытырга кирәк. Кайнар су белән пешекләргә, турарга һәм агач кашык белән изәргә. Соңыннан марля аша эмаль савытка суын сыгып, 5 минут кайнатырга. Төнәтмәне суыткычта сакларга кирәк. Көненә өч тапкыр, ашаган вакытта берәр кашык эчәргә киңәш ителә.

– Эч киткән вакытта да кузгалактан әзерләнгән дару ярдәм итәр. 2 кашык туралган тамырларны 0,3 литр кайнар суда төнәтергә, ярты сәгать су «мунчасы»нда тотарга кирәк. Суытып, сөзәргә дә күләмен башта алынган кебек дәрәҗәгә җиткерергә. Көненә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала 2 кашык эчәргә кирәк.

Бик файдалы үсемлек саналса да, аның белән артык мавыгырга киңәш ителми. Эш шунда — кузгалакта бөер өчен зыянлы булган кузгалак кислотасы бик күп һәм ул матдәләр алмашы бозылуга китерергә мөмкин. 
Чыганак "Саба таңнары"

Ылыс дәвалый

Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Ә бит ылыс тын юлларына бер дигән дәва.

Тиздән чыршы ботакларында яшь бәбчекләр пәйда була яки булдылар инде. Җыегыз сез аларны. Бу яшь ылыстан бик шәп дәва ясыйлар.

Рецепты гади генә. Яшь ылысны юып, кайчы белән ваклыйбыз. Бер литрлы банкага вакланган ылысны шикәр комы белән аралаштырып, тыгызлап тутырабыз. Якынча өч атнадан ылысның суты бүленеп чыга. Аны сөзеп, суыткычта саклыйбыз. Шушы сут беткәнче көнгә өч тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куябыз. Кыш дәвамында үпкәгә җыелган бөтен какырыкны чыгарып бетерәчәк.
Чыганак: ("Сөембикә")
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев