Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Евгений Ильин: «Безнең егетләребез Ватан иминлеге сагында тора»

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Евгений Ильин беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән Ватанны сакларга киткән.

«Без булмасак, кем?» — ди ул. Аңа җимерелгән шәһәрләрне һәм аларның халкын күрергә туры килгән.

«Кечкенә балаларга карау аеруча кызганыч иде. Алар подвалларда ач, пычрак утырырга мәҗбүр», — ди ул.

Бер бәрелеш вакытында Евгений яраланып, туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Бу вакытта аның контракт буенча хезмәт итү вакыты да инде тәмамлана. Хәзерге вакытта ул «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлегендә тора һәм шәһәрдә узучы патриотик чараларда катнаша, балалар, укучылар каршында чыгыш ясый.

— Минем өчен махсус хәрби операция зонасында ир-егетләребезнең илебез иминлеге сагында торуын үсеп килүче буынга җиткерү бик мөһим. Алар Ватаныбызны, үз гаиләләрен, балаларны яклыйлар. Балалардан килгән хатларның ничек хәрбиләрне рухландыруын да әйтү урынлы булыр. Мин аларны госпитальдә ятканда да алдым. Балалар хатларын укыганда, без — солдатлар туган якта безне көтүләрен, безгә ышанганнарын, юкка гына бу бәрелешләрдә катнашмавыбызны аңладык, чөнки безнең артта туган илебез, гаиләләребез тора. Укучылар һәм студентлар белән патриотик очрашуларда мин менә шулар турында сөйлим, — ди Евгений Ильин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев