Этләрне июль аена кадәр чиплаштырмаучыларга штраф яный
Билгеле булганча, бу ел башыннан илдә эт хуҗаларын дүрт аяклы дусларын теркәргә мәҗбүр итүче закон үз көченә керде.
Әгәр дә сез этегезне чиплаштыру турында уйларга өлгермәгән булсагыз, бу эшне кичектермәгез, чөнки закон нигезендә 1 июльдән этләрен чиплаштырмаганнарга штрафлар салына башлаячак.
Район ветеринария берләшмәсе мәгълүмате буенча, бүгенге көнгә барлыгы 634 эт чиплаштырылган.
– Бу мөһим процедура, беренчедән, ветеринария хезмәте билгеле бер территориядә яшәүче этләр санын беләчәк, ә бу, кыска вакыт эчендә авырулар һәм төрле инфекцияләр барлыкка килгән очракларда, профилактика үткәрергә ярдәм итәчәк. Икенчедән, бу – эт асраучыларда җаваплылыкны көчәйтү өчен эшләнә. Әлегә без этләр хакында һәм аларның хуҗалары турындагы мәгълүматне системага кертәбез, алга таба алар турындагы мәгълүматка вакцинация үткәрелү, чирләп киткәндә, авыру тарихы теркәлеп барачак, - ди Зәй районы баш ветеринар табибы урынбасары Артур Насретдинов.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, чип – дөге бөртегеннән дә зур булмаган кечкенә микросхема ул. Аны тире астына шприц белән кертәләр. Инъекция бөтенләй зарарсыз һәм авыртусыз. Чипта хайванның чыгышы, аның төсе һәм иң мөһиме – хуҗаларның контактлары турында мәгълүмат саклана. Аларны теләсә кайсы ветеринария клиникасында сканер ярдәмендә тиз белеп була.
– Әле кемнәр дүрт аяклы дусларын чиплаштырырга өлгермәгән, аларны Иске Зәй бистәсендәге ветеринария берләшмәсендә һәм Зәйдәге Баныкин урамында урнашкан ветеринар пунктта көтеп калабыз. Башта ветеринария клиникасы белән элемтәгә кереп язылу вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк. Ветеринар табибка кабул итүгә килгәндә хуҗаның паспорты һәм ИНН кирәк була. Базага сезнең һәм хайваныгызның кушаматы, туу датасы, токымы, җенесе һәм төсе кертеләчәк. Ә авылларда безнең ветеринар табиблар йорт саен кереп бу эшне башкара. Шунысы бар, безнең хезмәткәрләргә каршы килүчеләр очрый, моннан тыш зур этләрне чиплаштыруда хуҗалардан ярдәм итүләре дә кирәк. Бу закон тарафыннан мәҗбүри куелган процедура, шуңа күрә, һәркемнең аңлы рәвештә бу гамәлне кабул итүләрен сорыйбыз. Исегезгә төшерәбез, эт асраучылар 1 июльгә кадәр чиплаштыру ясатмаса 2000 – 4000 сум штраф каралган. Әгәр инде кабат моны эшләмәскә карар итсәгез, штрафы тагын да арта, - дип ассызыклады Артур Дамирович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев