Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эссе һәм яңгыр: Татарстанда черкиләр артачак

Биолог Дмитрий Федоров июль ахыры – август башында черкиләрнең саны кискен артачагын әйтте. Бу чор, аның фикеренчә, иң куркыныч булачак.

Мондый хәлгә ике фактор тәэсир итә: беренчедән, соңгы көннәрдәге эссе һава, икенчедән, узган яңгырлардан соң барлыкка килгән вак сулыклар. Нәкъ менә шушы сулыклар черкиләрнең личинкалары үсеше өчен идеаль мохит булып хезмәт итә. Белгеч билгеләп үткәнчә, июльнең беренче яртысында личинкалар аз булса, икенче яртысына аларның саны тагын да арта. Һава температурасы +30 градуска якынлашкан шартларда яңа буын черкиләр бик тиз өлгерә.

Иң күп бөҗәкләр шәһәрләрнең сулыкларга терәлеп торган районнарында, шулай ук буалар, күлләр һәм елгалар буендагы торак пунктларда көтелә.

Черкиләрдән саклану өчен, белгечләр берничә киңәш бирә: табигатькә чыкканда тәнне тулысынча каплый торган кием кияргә, махсус репеллентлар (бөҗәкләрне куркыта торган) кулланырга һәм кичке вакытта су буйларында озак вакыт йөрүдән тыелырга кирәк. 

Чыганак: Шәһри Казан

фото: ИИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев