Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшлим, төзәләм дигән кешегә мөмкинлекләр бар

Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә суд приставлары белән берлектә “Условник-должник” операциясе кысаларында төрле түләүләр өчен бурычлары сәбәпле исәптә булучылар белән өйләренә барып сөйләшүләр, аңлату эшләре алып бардылар. Аларга ярдәм итү мөмкинлекләрен барладылар.

Бүгенге көндә район җәза үтәтү инспекциясендә исәптә шартлы хөкем карары алган 171 кеше тора. Шуларның 20се төрле бурычлары булучылар, алимент түләүләрен үз вакытында башкармыйча әҗәтле булганнар.

«Алимент түләүләре буенча эшләр аеруча мөһим контрольдә, чөнки алар бала тәрбиясе өчен матди ярдәмне үз вакытында күрсәтмәгән кешеләр. Без алар белән индувидуаль сөйләшүләр алып барабыз, эшкә урнаштыру өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланабыз. Нигездә алимент өчен бурычлылар эшсез ир-егетләр. Кызганыч, бу көннәрдә шундыйларның берсенең шартлы хөкем карарын реаль соркка алыштыру өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу эшкә керергә теләмичә, баласына матди ярдәм күрсәтүдән баш тартучы. Әлбәттә, мондый кешеләр җәмгыятебезне бизәми, әгәрдә инде син бала атасы икәнсең, аның өчен җаваплылыктан качу ир-атка хас гамәл түгел. Шунысы куанычлы, алимент әҗәтлеләр арасында безнең ярдәм белән эшкә урнашып, бурычларыннан котылган ир-егетләр дә бар. Шундый бер кеше безнең ярдәм белән үзе теләгән эшкә урнаша алды, соңыннан кереп рәхмәт белдерде. Ә тагын бер ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә алынды. Шул рәвешле, ул алимент түләүләре буенча бурычларын каплады. Гомумән, эшләргә, төзәлергә теләүчеләр өчен бар мөмкинлекләрне тудырып, ярдәм итәргә әзербез. Безнең максат, тормыш авырлыкларына очрап, начар гамәлләр кылганнарны туры юлга чыгару», — ди җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов.

Инспекция хезмәткәрләре һәм суд приставлары 29 майдан 2 июньгә кадәр үткән “Условник-должник” операциясе кысаларында барлык 20 әҗәтле белән дә профилактик эш алып барганнар.

Фото район җәза үтәтү инспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев