Эшле булу – ашлы булу ул
Зәйдә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» дип исемләнгән Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы үтте. Ул шәһәрнең политехник көллияте базасында оештырылды. Ярминкәдә 10 алдынгы эш бирүче катнашты, алар лаеклы хезмәт хакы белән 400дән артык эш урыны тәкъдим итте.
Чара пленар өлештән башланды, анда район мәшгульлек үзәге башлыгы Екатерина Андреева эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәгенең хезмәтләре, сервислары, шулай ук актуаль программаларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Эш бирүчеләр дә күрсәтмә презентацияләр белән чыгыш ясадылар, җитештерү структурасы, процесслары, даими һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү вакансияләре, хезмәт шартлары, хезмәт хакы, иҗтимагый тормыш һәм оешма-предприятиеләрдәге социаль гарантияләр турында сөйләделәр.
Чараның икенче өлешендә эш эзләүчеләргә вакансияләр исемлеге белән танышу, потенциаль эш бирүчеләр белән шәхсән танышу, кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралашу, кызыксындырган сорауларны бирү һәм үзләренә ошаган вазыйфага әңгәмә узу мөмкинлеге булдырылды.
Ярминкәдә аеруча «Карьера үсеше» мәйданчыгы кызыксыну тудырды. Анда теләгән һәркем профориентация уза һәм үз-үзен тәкъдим итә алды, резюме төзергә өйрәнделәр һәм әңгәмә узу буенча консультация алдылар.
Вакансияләр ярминкәсе – эш һәм хезмәткәрләр табу мөмкинлеге генә түгел, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен булачак һөнәрләрен билгеләү мөмкинлеге дә ул. Яшь буын өчен ярминкә кысаларында беренче мәртәбә “Һөнәрләр фестивале” эшләде. Яшьләр үзләрен эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә сынап карасын өчен, ярминкәдә «Профессия дизайны» һөнәри юнәлешле эшлекле уен оештырылды. Биредә студентлар үз предприятиеләрен булдыру, директор сайлау, һәр катнашучыга үз ролен биреп, вазифаларын билгеләү бурычы белән очраштылар. Яшьләр уен барышында компаниянең җәмгыятьтәге, шулай ук һәр белгечнең үз предприятиесен үстерүдәге ролен билгеләргә һәм жюри әгъзаларына үз проектларын тәкъдир итәргә тиеш булдылар. Жюри әгъзалары исә район предприятиеләре вәкилләре иде.
Быел Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 27 июньдә Зәйдә Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең федераль этабы узачак.
Чараларда катнашырга теләүче зәйлеләр, студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары, өлкән сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, шулай ук эш урыннары бирергә әзер булган эш бирүчеләр ярминкәгә чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев