Эркин Пулатовның тагын бер картинасы Зәебезне бизи
“Брат” фильмыннан төп герой Гагарин урамындагы 53А йортында яшәүчеләрне каршы ала.
Җирле рәссам Эркин Пулатов Зәйне ачык һавадагы галереяга әйләндерүен дәвам итә! Инде аның сигезенче эше шәһәрне бизи.
Эркинның һәр картинасы – шәһәр киңлегендә эмоцияләр бирүче һәм гадәти стеналарны һәм йортларның ишекләрен җанландыручы якты акцент. Рәссам традицион мотивларны заманча техника белән оста яраштыра, чын мәгънәсендә уникаль арт-объектлар тудыра.
Пистолетлы таныш силуэт хәзер Гагарин урамындагы 53А йортында яшәүчеләрне каршы ала. Эркин Пулатов яңа эшен «Брат» культ фильмына багышлады.
фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев